Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә Г.Камал театры артистлары белән җанлы очрашу үтте
Камал театры артистларының әлеге гимназиядә күп тапкырлар булганнары бар. Бу юлы балалар белән очрашырга ТР халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, ТР атказанган артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Рамил Вәҗиев һәм Ирек Кашапов килде.