8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән
Экзитпол сораштыруының нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясе өчен 70 процент кеше тавыш биргән.
-
“Алар аеруча игътибар сорый”
Татарстанда сайлау участокларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган.
-
Беренче тапкыр сайлаучыларга участокларда бүләкләр тапшырылачак
Бүген бердәм сайлау көнендә тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр өчен республика сайлау участокларында бүләкләр тапшырылачак.
-
"Без сайлаучыларның лаеклы бәясен алырбыз"
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете белән бергә Казанның Вахитов районындагы 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче участокта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде.
-
Сайлауга бар һәм 100 мең сум акча яки айфон от!
«Минем Татарстан» квестында катнашучы татарстанлылар арасында ТР Дәүләт Советына сайлау көнне дүрт iPhone һәм 100 мең сум акча уйнатылачак.
-
Чаллы мәктәпләрендә спикерлар сайлыйлар
Сайлауларда өлкәннәр белән бергә балалар да катнаша – Чаллы мәктәпләрендә традицион төстә спикерлар һәм укучыларның шәһәр советына депутатлар сайлыйлар.
-
Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды
Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.