7 май 2018 яңалыклары
-
Таныш булыгыз!
Моң чишмәсе Мин сезне үзебезнең бакчага йөрүче Ләйсән Камалова белән таныштырам. Аңа 7 яшь, ул бик уңган һәм тырыш татар кызы. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Тел белү, чыннан да, хәзинәгә тиң. Безнең Ләйсән бу хәзинәне кечкенәдән үк туплый башлый. Бик күп...
-
Менделеев олимпиадасы
Минскта химия буенча 52нче Халыкара Менделеев олимпиадасы узды. Биредә 22 илдән вәкилләр катнашты. Россия җыелма командасы 7 алтын һәм 3 көмеш медаль яулады. Алтын медальгә ия булучылар арасында Татарстан Республикасының Түбән Кама районындагы 35нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Андрей Кобелев та бар.
-
Уеннан уймак
Аяз белән Гаязны авылда "агылый белән тагылый" дип йөртәләр.
-
4нче мәктәп укучылары иҗаты
Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Безнең Чаллы шәһәрендәге 4нче мәктәп укучылары татар теле дәресләрендә бик матур шигырьләр иҗат итәләр. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Азалия Шиһапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сихри иртә Язның аяз бер иртәсен Бизәмәк булган суык. Ак яфрак ярган барчасы - Урманда агач, куак. Зөбәрҗәтләр җемелдәшә, Кояшлы,...
-
Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра
2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе - бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тула. Бу көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада "Бер мәхәббәт тарихы" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Габдулла Кариевның тууына 132 ел тулу һәм...