7 февраль 2019 яңалыклары
-
КОЛАЧЛЫ ИҖАТ
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Колачлы иҗат» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
-
«Дулкыннар» бәйгесе гаризалар кабул итә!
«Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә 2006 елдан бирле Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе үткәрә. Быел ул күренекле язучы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча III төбәкара олимпиадага йомгак ясалды
Олимпиадада 100дән артык укучы катнашты. Алар Россиянең 22 төбәгеннән килгән. Төбәкара олимпиада җиңүчеләре үз белемнәрен татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада сынап караячак.
-
Казанда "МӘГАРИФ. КАРЬЕРА" махсус күргәзмәсе узачак
«Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе 8 - 11 сыйныф укучыларына - булачак абитуриентлар, шулай ук безнең шәһәр һәм республика предприятиеләрендә эшкә урнашырга теләгән студентларга юнәлдерелгән. Күргәзмә киләчәктә баласының кем булуы, нинди һөнәр сайлавына битараф булмаган ата-аналар өчен дә файдалы булачак.