4 март 2019 яңалыклары
-
Компьютерсыз заманнарда...
Мәктәптән кайткач, әтием белән утын өяргә чыгып киттек. Кызып кына эшләп ятканда, кадерле әнием яңа гына пешкән кайнар өчпочмакларын алып чыкты. Саф һавада ашавы бигрәк тәмле икән бит! Сыйланып ял иткән арада, әтием шундый кызык иттереп үзенең балачагын сөйләп китте:
-
«Репост яса һәм автографлы китап от!». Март
Дуслар! «Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас» дигән безнең зирәк бабаларыбыз.
-
Ак сагыш
Боз тавыннан кош күк очып төшкән колакчын бүрекле малай тыкрыктан килеп чыккан машинаны күрми дә калды...
-
Табышмак әйтәм, җавабын тап!
Табигать күренешләренә багышланган табышмаклар
-
Ә бу хакта, бәлки, сөйләмәскә? Сөйләргәдер, бәлки? Сөйләргә!
Нияз Акмал шигыре
-
Тылсымлы каләм
Вәт шәп булды әле бу! Әнием каләм бүләк итте. Ул аны гади генә кибеттән түгел, ә серле каф тавы артындагы сәләтле балалар өчен ачылган сәүдә үзәгеннән алган.
-
Нигә аюлар кышын йоклый?
Урамда кышкы салкыннар. Урманда җәнлекләр азык эзлиләр. Бары тик аю гына йоклый. Ә аюлар ни өчен кышын йоклыйлар икән? Мин беләм, миңа аны әбием сөйләгән иде.
-
Кечкенә җәлилчеләр
Февраль дәвамында бездә I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе булып узды. Бездә дию генә дә аз булыр – Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган әлеге бәйгедә Татарстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән 4 меңгә якын бала катнашты. Җиңүчеләр арасында чаллылар да бар.
-
Киребеткән кыз (Чын хикәя)
Китәргә тәвәккәлләп, урынымнан сикереп үк торам. Аягочымда торган сумкага үрелүем булды, Зөләйха килеп сарылмасынмы беләгемә. Еларга җитешеп мөлдерәгән күзләрен югары күтәргән. - Әтием, мине тыңла, зинһар өчен... Зөләйханың ул кадәр дә чын күңелдән һәм ихлас үтенеп ярдәм сораганын хәтерләмим башкача. Сабыйның карашына игътибар иттем шунда. Һәм көчсез, чарасыз калдым. Баланың хәленә кермәү, аны аңламау мөмкин түгел иде ул мизгелдә.