Киребеткән кыз (Чын хикәя)
Китәргә тәвәккәлләп, урынымнан сикереп үк торам. Аягочымда торган сумкага үрелүем булды, Зөләйха килеп сарылмасынмы беләгемә. Еларга җитешеп мөлдерәгән күзләрен югары күтәргән.
- Әтием, мине тыңла, зинһар өчен...
Зөләйханың ул кадәр дә чын күңелдән һәм ихлас үтенеп ярдәм сораганын хәтерләмим башкача. Сабыйның карашына игътибар иттем шунда. Һәм көчсез, чарасыз калдым. Баланың хәленә кермәү, аны аңламау мөмкин түгел иде ул мизгелдә.