Автор автор яңалыклары
-
Моннан 200 ел элек
Безнең гаилә дүрт кешедән тора: әти, әни, сеңлем Назлыгөл һәм мин. Без һәрвакыт туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Мин үз телемне бик-бик яратам. Узган ел әнием агач ясады да, шунда исемнәр язарга тотынды. Мин кызыксынып янына килдем һәм нәрсә язганын сорадым. Шунда беренче тапкыр шәҗәрә турында ишеттем. Шәҗәрә - ул нәсел...
-
Игезәкләр парады уза
Яр Чаллыда игезәкләр парады узачак Парад «Икеләтә бәхет» исеме астында 13 май көнне 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак. Бәйрәм уңаеннан концерт программасы, исем кушу һәм Яр Чаллы ЗАГС идарәсеннән яңа туган игезәкләргә туу турында таныклык тапшыру тантанасы, «Русское радио» дан Халыкара Гаилә көненә әзерләнгән программалар булачак. Игезәкләр парадында катнашырга теләүчеләр...
-
Күгәрченнәр белән аралаша беләсеңме?
Кешенең канатлы юлдашлары турында күбрәк белү - Спас районының Болгар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга шундый мөмкинлек бирелде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар янына "Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре" социаль-экологик программаларга булышлык күрсәтү үзәге автономияле коммерциясез оешмасы активистлары килеп китте. Волонтерлар "Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия проекты кысаларында экологик дәрес...
-
Ихласлылык
Кешенең холык-фигылен тасвирлый торган сыйфатлар чиксез күп. Санап китсәң, гаҗәпкә каласың: әдәпле, тәртипле, ягымлы, сөйкемле, тәвәккәл, кешелекле, киң күңелле, ачык, тугрылыклы, юмарт, булдыклы, уңган, эшчән, тырыш, итагатьле, түзем, сабыр, ихлас... Бу сыйфатлар арасында ихласлылык нәрсәне аңлата? Ихлас - пакъ күңеллелек, турылык, риясызлык. Ихласның капма-каршысы - рия, ягъни кешегә күрсәтү өчен...
-
Кайтыйк әле үзебезгә!
Бар бер гаиләдә кыз белән малай. Алар икесе бергә уйнарга һәм ишегалдында тавыклар куып йөрергә яраталар. Алар бер-берсен күрмичә, бер сәгать тә тора алмыйлар. Малайның исеме - Самат, ә кызныкы - Асылгөл.
-
Нәни чемпионнар
Безнең балалар бакчабыздагы «Шахмат патшалыгы» түгәрәгенә яратып йөриләр. Түгәрәкнең җитәкчесе Галина Курилина. Нәниләребез зур кызыксыну hәм түземлелек белән бу спорт төренең үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Күптән түгел бу түгәрәккә йөрүче балалар hәм Руслан Габитов арасында бәйге-уен булды. Руслан - шахмат буенча спорт мастерына баручы, күп тапкырлар блиц, классик шахматлар буенча шәhәр чемпионы...
-
"С" һәм "К" хәрефләренә генә башланган сүзләрдән хикәячекләр
Алинә Ханипова язган хикәячекләрне укып карагыз әле, алар «с» һәм «к» хәрефләренә башланган сүзләрдән генә торалар. Алинә - Актаныш районы Пучы балалар иҗат үзәгенең «Сәнгатьле сүз» түгәрәге әгъзасы.
-
Татар кызлары алдынгы
«Этюд» спорт мәктәбендә февраль-март айларында шахмат буенча шәһәр чемпионаты булды. Мондый ярышлар катнаш формада уза, ягъни хатын-кызлар һәм ир-атлар үзара да көч сынашалар. Җыйган очколарга карап призлы урыннар гомуми турнирда җиңгән өчен ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым бирелә. Гомуми турнирда, гадәттә, беренче урынны ирләр ала иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел...
-
Бөтерчек кыз Алия
Алия Вәлиева Октябрь башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. Яхшы билгеләргә генә укый, бик тырыш. Рәсем ясарга ярата, бигрәк тә кул эшләренә оста. Күңелгә хуш килерлек әйберләр бәйләргә, кисеп ябыштырырга, курчакларга төрле күлмәкләр тегәргә - кайсысына гына тотынмасын, ахырына кадәр эшләп бетерә. Бөтерчек кыз көн саен диярлек яңа кул эшләре...
-
Яшь музыкантларга – Мацуев стипендиясе
Пианист-виртуоз, Россиянең халык артисты Денис Мацуев шушы көннәрдә Чаллыга килеп, Чаллы һәм тирә-юнь шәһәрләрдән килгән яшь музыкантлар өчен мастер-класс оештырды. Чаллыга ул үзе генә түгел, Наталья Богданова, Владислав Вальс кебек музыка белгечләре белән килгән иде. Алар шәһәрдәге сәнгать мәктәпләрендә булдылар, баян, саксофон, фортепьяно буенча дәресләр бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, яшь музыкантларның...
-
Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез.
Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез. 4, 20 май / "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият) Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле...
-
Ни өчен малайлар еламый?
Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, яшәгән, ди, булган, ди, бер малай. Ул бик тә еларга яраткан.
-
Ә сез нинди уеннар уйныйсыз?
Безнең бакчада сабыйлар татар халык уеннарын яратып уйный. «Аю-бүре», «Миңлебай», «Песием, песием», «Көн-төн»не еш уйныйбыз. Минем төркем балалары аеруча «Миңлебай» уенын яраталар. Сабыйлар түгәрәк ясап басалар, бер бала Миңлебай була. Ул түгәрәк уртасына баса һәм төрле күнегүләр күрсәтә. Башкалар аның артыннан кабытлый. Балалар: Без йөрибез әйләнеп, Син уртада Миңлебай. Син...
-
Мөслимнең «Гагарины»
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Мөслим районы Түбән Табын мәктәп интернатында Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Вагыйз улы Шәфыйков белән очрашу кичәсе оештырылды.
-
Илнар Сәйфиев декретта!
«Талбишек»тә үсүе белән мактана-мактана, моңлана-моңлана татар сәхнәсенә менгән, үзе генә дә түгел, энесен дә иярткән Илнар Сәйфиев юкка чыкты бит! Сиздегезме? (Сүз уңаеннан, энесе дә талбишектә үскәнгә охшаган. Буй-сынына карап әйтүем). Кая югалды дисезме? Бер-бер хәл булмагае дип борчыласызмы? Тынычланыгыз, табылды Сәйфиев. Һаман шул бишек тирәсеннән ерак китәлми икән, бичара....