Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тылсымлы туп

Борын заманда булган, ди, баскетбол тубы. Аның урыны – зур спорт залында, иске катыргы тартмада булган, ди.

Ул каты һәм авыр булганга, аныӊ белән беркемнеӊ дә уйныйсы килмәгән. Тупныӊ тартмадан чыгып китәсе килгән. Озак ятканнан соӊ, тартмадан идәнгә, идәннән ишегалдына, ә ишегалдыннан урманга сикереп чыгып та киткән. Шатланып сикергән, тәгәрәп тә куйган. Тәгәри торгач, юлында керпене очраткан, керпе дә туп шикелле тәгәри белүе турында әйткән. Дуслашып, сөйләшә башлаганнар.

Туп үзенеӊ күӊелсез тормышын сөйләгән. Керпенеӊ болын янында тора торган дусты Илшат булган. Тупны күргәч, Илшат бик шатланган. Икенче көнне Илшат урамга чыккан һәм үзе белән тупны алган. Ишегалдында балалар күп була. Илшатныӊ тубына кызыгып, балалар аннан тартып алалар да төрле якка ыргытып уйный башлыйлар.

Илшат елап җибәрә. Шулвакыт могҗиза була — балалар тупны кая гына бәрсәләр дә, куйсалар да, ул гел Илшатка әйләнеп кайта. Илшат белән баскетбол тубы бик тә дуслашалар.

Илшат аңа хәтта «Кояшкай» исеме дә уйлап таба, чөнки ул кызгылт-сары төстә була. Ул аның белән көн саен уйный торган була. Күп еллар узгач, Илшат үсә һәм туп ярдәме белән баскетбол буенча Россия җыелма командасына эләгә. Илшат һәрвакыт яраткан тубын ярышларга ала һәм команда җиңә торган була. Һәрвакыт җиңүгә омтылып, алар туп һәм спорт белән тату яшиләр.

Резилә Беляева, Чаллы шәһәренең 49нчы «Гөлназ» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият әкиятне үзебез язабыз