Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Шатлык таратучы бака

Мәктәптә укучы балалар арасында иң актив авторларыбызның берсе - Әхмәт гел кызыклы, мәгънәле әкиятләр белән сөендереп тора.. Сез дә укып карагыз әле...

Бер камышлы күлдә яшәгән, ди, булган, ди бер бака. Шат күңелле булган ул. Көн дә елмаеп, шатлык таратып йөргән.

Бервакыт бакага юлында күбәләк очраган. Ул боек, кәефсез булган. Бака күбәләккә караган да елмаеп куйган. Аңа карап, күбәләк тә елмайган, аның да күңеле күтәрелгән.

Ә икенче бервакытны бака кәефсез үрмәкүчне күргән. Үрмәкүчкә елмаеп караган икән – аның да күңеле күтәрелгән.

Шулай елмаеп, шатлык таратып йөргән бу бака. Ләкин бер көнне аның үзенең кәефе төшкән. Бака янына күбәләк белән үрмәкүч килгәннәр. Алар бакага карап елмайганнар. Тылсымлы елмаю бакага да күчкән, ул да елмаеп җибәргән.

Елмаю һәркемгә килешә шул. Елмаю дөньяны бизи. Сез дә елмаегыз!

Әхмәт Сәрвәров, Чаллы, 2нче гимназия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев