Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Нигә аюлар кышын йоклый?

Урам­да кыш­кы сал­кын­нар. Ур­ман­да җән­лек­ләр азык эз­ли­ләр. Ба­ры тик аю гы­на йок­лый. Ә аю­лар ни өчен кы­шын йок­лый­лар икән? Мин бе­ләм, ми­ңа аны әби­ем сөй­лә­гән иде.

Бо­рын-бо­рын за­ман­да, әле син дә, мин дә бул­ма­ган­да, яшә­гән ди Зур­дәү исем­ле аю ба­бай. Шу­лай бер­ва­кыт та­ма­гы бик ачык­кан  һәм ул ур­ман буй­лап ашар­га эз­ли баш­ла­ган.

Ба­ра-ба­ра икән, бер­мәл­не бер кеч­ке­нә ге­нә өй күр­гән. Зур­дәү  бик ба­тыр бул­ган, кур­кып тор­ма­ган, өй­гә кер­гән. Кер­сә, өй­дә бер­кем дә юк, ба­ры тик мич­кә бе­лән бал гы­на. Бик ашый­сы кил­гәч, ул бал­ны ашап та куй­ган.  Без­нең аю­ы­быз бал аша­ган­нан соң ти­рән йо­кы­га чум­ган. Шун­дый тәм­ле итеп йок­ла­ган ул.

Җы­лы һәм наз­лы нур­ла­ры бе­лән ко­яш­лы яз ки­леп җит­кән. Зур­дәү дә йо­кы­сын­нан уян­ган. Ки­е­рел­гән, тар­тыл­ган  һәм өй­дән чы­гар­га бул­ган.  Ә ур­ман­да  ин­де  яз! Зур­дәү­гә бик тә кү­ңел­ле бул­ган,  кош­лар­ның ма­тур җыр­ла­ры аны шат­лан­дыр­ган.  Ме­нә шул ва­кыт­тан бир­ле аю­лар кы­шын йок­лар­га га­дәт­лән­гән­нәр. Әле кы­шын йо­кы ара­лаш тә­пи­е­нә бал сы­лан­ган дип уй­лап, та­бан­на­рын ялап ята­лар, ди.

Аза­лия Га­зи­зул­ли­на, Чал­лы шә­һә­ре­нең 41нче мәк­тә­бе, 4В сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев