Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Икмәк

Алабуга шәһәре 2нче гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Алия Төхвәтуллина әкияте.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Егет. Ул бик ярлы булган. Картайган әнисеннән башка беркеме дә – сеңелләре дә, энеләре дә булмаган. Егет бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр байга эшләгән, ләкин бай аңа хезмәт хакы түләмәгән, ашарына да бик аз биргән.

Беркөнне әнисе улына әйткән:

− Бай сине ачка үтерергә тели. Эшкә чыкма. Урманга утынга бар. Мин утынны кешеләргә сатармын. Аларның да акчалары аз, билгеле. Ләкин бу эштән килгән акчага без ничек тә яши алырбыз.

− Синеңчә булсын, − дигән Егет.

Ул иртән иртүк, кояш чыкканчы торган да, бау, балта асып, әнисе белән саубуллашып, өйдән чыгып китәргә җыенган.

− Улым, − дигән әнисе, − менә бу ипи кисәген дә ал әле. Башка бернәрсәбез дә юк. Ләкин син аның балга әйләнгәнен көтеп тор. Шуннан соң гына ашарсың.

Егет ипи телемен яулыкка төреп алган да, урманга таба киткән.

Ул төш җиткәнче эшләгән дә эшләгән. Арыган. Бик нык ашыйсы килгән. Төенчекне чишеп караган, ипи балга әйләнмәгәнме, янәсе. Ләкин ипи һаман да ипи булып калган. Бик ашыйсы килсә дә, әнисенең үтенечен бозарга теләмәгән Егет. Ипине күкрәгенә яшергән дә, яңадан эшли башлаган. Караңгы төшкәнче утын кисүен дәвам иткән.

− Хәзер ипи балга әйләнгәндер инде, − дип әйткән ул үз-үзенә һәм төенчекне тагын чишкән. Караса, ипи һаман ипи булып калган, ди. Егетнең күңеле төшкән.

− Әни мине алдаган, − дип уйлаган һәм ипине ашый башлаган. Кабуы булган, балдан да тәмлерәк булып тоелган ипи. Егет әнисеннән оялган:

− Кичер мине, әнием, ипи тәмле, бал кебек татлы! − дигән ул.

Алабуга шәһәре 2нче гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Алия Төхвәтуллина.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев