Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Юрисүричүп

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер җан иясе.

Кошларга да, җәнлек-җанварларга да, су хайваннарына да охшамаган булган ул. Җирдә дә йөрмәгән, суда да йөзмәгән, күктә дә очмаган. Елан кебек тә шуышмаган, ятмаган да, тормаган да, утырмаган да — бары тик яшәгән генә.
Аның хәтта исеме дә булмаган.
Шуңа күрә мин аңа үзем исем куштым.
Юрисүричүп, дип. Исеме шәп бит, ә?!
Юрисүричүп... Юрисүричүп...
Әгәр берәрегез кайда да булса, кайчан да булса менә шул Юрисүричүпне очратса, миңа әйтерсез әле, яме?
Кызык бит, ниндирәк җан иясе икән ул?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев