Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кара болыт белән ак болыт

Күк йөзендә Кара болыт белән Ак болыт яшәгән, ди.

Күк йөзендә Кара болыт белән Ак болыт яшәгән, ди.

Билгеле инде: Кара болыт — кара төстә, Ак болыт ак төстә булган. Ак болыт күк йөзендә якты, ачык көннәрдә пәйда булса, Кара болыт яңгырлы, караңгы, шомлы көннәрдә күренә икән.

Бервакыт Ак болыт белән Кара болыт арасында бәхәс купкан. Ак болыт әйткән:

— И Кара болыт, синең караңгы йөзең аркасында бөтен күк йөзе, җир йөзе караңгыланып кала. Нигә син һаман Кояш алдына чыгып басасың, ә? — дигән.

— Үзеңне бел, Ак болыт, бернинди эш кыра белмәгән килеш, мине өйрәткән буласың. Үзеңнең ни эшең бар соң — арлы-бирле йөренгән буласың, шул... Мин, ичмасам, яңгыр яудырам, җирне сугарам...

Ак болыт бирешергә теләмәгән:

— Ә мин... мин... ак! Белдеңме? Ак, ачык, якты булгач, мине сиңа караганда күбрәк яраталар.

Шулай дигән дә Ак болыт Кояшның алдына ук барып баскан, көязләнеп, боргалана-сыргалана башлаган. Күрсеннәр, янәсе, әнә ул нинди матур...

Тик ни хикмәт бу? Җир йөзе тагын күләгә астында калган, тирә-юньгә караңгылык иңгән. Их, Ак болыт белмәгән шул: нинди генә төстә булса да, болыт болыт инде ул — Кояшның дусты була алмый.

Ак болыт әле һаман шапырынып йөри, ди. Имеш, ул ак, имеш, ул — Кояшның дусты, имеш, ул... Ә Кара болыт, ара-тирә генә күк йөзендә пәйда булса да, җир йөзенә, табигатькә, тереклек дөньясына һәрвакыт шифалы яңгырларын сибеп китә, ди. Кешеләр аңа рәхмәтләр укыйлар, ди. Әмма Ак болытка да артык ачуланмыйлар, үпкәләмиләр икән. Чөнки ул ак бит, ак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев