Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әйдә, кызым-йолдызым

Балаларны йоклатканда, аларны ашатканда, киендергәндә, юындырганда, матур сүзләр сөйләп, тәрбияви-әхлакый фикерләрне җиткерергә мөмкин. Бу максатта шигырьләрне, җырларны кулланырга була.

Шигырьләрне күбрәк кечкенәләр өчен, балалар теле белән, җиңел итеп язарга яратам. Чөнки үземнең дә кызым үсеп килә һәм аңа артык катлаулы җөмләләр авыр булыр дип саныйм. Нидер эшләгәндә, үзеннән-үзе шигьри юллар туа: 

Әйдә, кызым-йолдызым,
Бит-кулларны юабыз.
Тешләрне чистартабыз
Һәм тәти кыз булабыз. 

Әйдә, кызым-йолдызым,
Тамак ялгап алабыз.
Тәмле ашны калдырсак,
Үсәлмичә калабыз. 

Әйдә, кызым-йолдызым,
Саф һавага чыгабыз.
Саф һавада бергәләп
Көч җыеп чыныгабыз. 

Менә уйнап кердек без,
Арыгансыңдыр, кызым.
Талчыккансыңдыр, кызым,
Йокла, кызым-йолдызым!


Ул үстергән әниләр “улым-күз нурым” дип әйтә алалар.

Гөлшат Атнагулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев