Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язгы рәсем

Нәби Дәүли шигыре.

Кем ул карый минем тәрәзәдән,

Алсуланып йөзе яктыра?

Күкрәгенә утлы мәрҗән тезгән —

Йорт каршында балкып, яз тора.

 

Ул чакыра мине, кулын изәп:

— Чык яныма, әйдә кырларга.

Мин түремне сиңа куйдым бизәп,

Тургайларым килде җырларга!

 

Мин сокланып карыйм һәр ягыма,

Һәрбер нәрсә миңа сөйкемле.

Әйтерсең мин әле яңа гына

Күзләремне ачтым шикелле.

 

Менә минем яшел арышларым,

Икмәк биргән туган җирләрем.

Мин тормышны шунда каршыладым,

Бәлки инде, шунда үләрмен.

 

Шушы җирдә җырлап гомер итәм,

Яшәүнең мин беләм кадерен.

Әгәр инде үлем килә икән —

Шушы җирдә булсын каберем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев