Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Велосипедчы җыры

***

Тер-тер-тер – тәгәрмәчләр,

Тәгәри дә тәгәри.

Велосипедта җилдерәм,

Әллә-ли дә әллә-ли!

 

Таудан төшәм, үргә менәм,

Кояшка табан барам.

Ерактагы урман белән

Якынаядыр арам.

 

Аякларга күз иярми –

Педальне әйләндерәм.

Шундый матур, күңелле көн,

Иркен әйләнә-тирәм.

 

Тер-тер-тер – тәгәрмәчләр,

Җилфер-җилфер җилләре.

Йөрик әле, күрик әле

Туган-үскән җир ямен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев