Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ут, диеп ялгышма!

Ышыкла, арала нахактан. Көч алыйм тылсымлы җылыңнан...

"Ут, диеп ялгышма!
Күзләргә ягылган,
Йөзләрдә чагылган ул бары -
Яндырган күперләр яктысы!
Син тыңла! Син аңла! Чамала!
Сүрелсен өметең чаткысы! "
- Диясе урында...
Нигә, дип, мин биим, аңышмый,
Саташкан көзләрең учында?
Нигә соң мин көләм бу кадәр
Шашынган бер исәр шикелле?
Кып-кызыл миләшләр татлыдыр...
Бозларын эретү икеле...
Ышыкла, арала нахактан.
Көч алыйм тылсымлы җылыңнан...
Үзем дә аңламый түгеләм
Сап-сары өрәңге җырыннан...

Ландыш Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев