Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тын гына… 

***

Тын гына, тын гына... тын гына... 
Чәчәкләр кояшка сузыла... 
Елмаеп таҗларын ачалар, 
Күзәтәм сокланып тын гына... 
Тын гына... тын гына... 
Йөгерәм хыялда яшьлегем – 
Тугае ягына... 

Тын гына...тын гына...тын гына... 
Күңелем яшьлекне сагына... 
Онытып булмый шул ул таңны, 
Унсигез яшь тулган ул язны... 
Тын гына, тын гына, 
Керфекләр серләшеп, тып та тып... 
Яшьлеген сагына... 

Тын гына...тын гына.. тын гына.... 
Күңелем уйлана...моңлана.. 
Нигә соң бик кыска бу яшьлек, 
Нигә соң бу йөрәк сызлана? 
Тын гына... тын гына... 
Учыма сап-сары, алтындай 
Яфраклар коела...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев