Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тычкан елында туганмын

Әгәр сез тычкан елында тугансыз икән, Роберт Миңнуллинның бу шигыре сезнең турыда.

Тычкан елында тугачтын,

Мин, мөгаен, тычкандыр,

Сиздермичә генә миңа

Берәр тычкан поскандыр...

 

Тычкан алмагач кимерә,

Ә мин алма кимерәм.

Яисә кишер кимерәм -

Шуңа бугай симерәм.

 

Тычкан чиный, малай чакта

Үзем дә чиный идем.

Тычкан төсле урлашуның

Мин кимен куймый идем.

 

Әнкәйнең шикәр-кәнфите

Савытта тормый иде.

Кәнфитләрне, миннән калса,

Тычкан да урлый иде.

 

Тычкан төсле тиктормас мин,

Тычкан төсле килбәтсез.

Тик мин татар тычканы бит,

Ә тычкан ул милләтсез.

 

Мин дәү тычкан, нәни булсам,

Йөрер идем ыштансыз.

Дөнья кызык булмас иде

Булган булса тычкансыз.

 

Ә мәчедән мин дә куркам:

Ул әллә нишләр кебек,

Мине тычкан дип белер дә

Килер дә тешләр кебек!

 

Йөрим мин дә тычкан төсле

Шыпырт кына, тын гына.

Коеп куйган тычкан бит мин,

Юк тик койрыгым гына.

 

Тычкан төсле шөкәтсез мин,

Тычкан төсле сөйкемле:

Минем хәтта мыегым да

Тычканныкы шикелле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев