Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган ягым иртәсе

Раил Гатауллин

ТУГАН ТЕЛЕМ
«Әннә» диеп, «әттә» диеп

Ачылган безнең телләр.

Туган телдә бишек җырын

Тыңлап узгандыр төннәр.


Әлифбадан хәреф танып

Укый-яза башладык.

Туган телдә белем алып,

Күп ачышлар ясадык.


Без дә үстек, дөньялар да

Киңәйде инде хәзер.

Туган телне галәмгә дә

Илтергә бүген әзер.


Туган телем, газиз телем,

Син — галәмнең ачкычы.

Туган телең юкка чыгу —

Кайгының иң ачысы.


Туган телем — татар теле,

Син — гомерлек юлдашым.

Туган тел мәңге яшәсен!

Ул бит — гомерем юл башы.
2015
ТУГАН ЯГЫМ ИРТӘСЕ
Таңнарны каршы алырга

Яратам иртәләрен.

Көтәм кояш нурларының

Битемне иркәләвен.


Яратам карап торырга

Табигать җанлануын.

Иртәнге чык тамчысыннан

Чәчәкләр баллануын.


Челтерәп аккан чишмәдә

Кояш нуры уйнавын.

Балыклары йөзеп йөргән

Матур елга буйларын.


Көнбагышлар, баш күтәреп,

Кояшны эзләүләрен.

Йомраннарның, туры басып,

Кырларны күзләүләрен.


Каршы алам көн дә шулай

Таңнарны. Нишләтәсең...

Бик яратам туган якның

Алсу таңлы иртәсен.
2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев