Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәрәзәмә яңа пәрдә элдем

Сирень Якупова 1961 елның 26 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган.

Тәрәзәмә яңа пәрдә элдем
Тәрәзәмә яңа пәрдә элдем,

Алсу төсне кызым сайлашты.

Бу дөньяга алсу пәрдә аша

Карыйм хәзер, күзем җайлашты.
Алсу таңнар икеләтә алсу,

Киң офыклар ята ал булып.

Баш өстемдә йөзә (ни могҗиза!)

Соры болыт түгел, ал болыт. 

Үткәннәрем ал томандай эри,

Киләчәгем дәшә — ал рәшә.

Узган яшьлек, сизәм, бүген миннән

Ал көнләшү белән көнләшә.
Ә бит бары яңа пәрдә элдем,

Алсу төскә кызым күндерде.

«Бу дөньяга минем күзләр белән

Кара әле, әни, бер», — диде.


Кадерен беләм

Уянам да котлыйм үз-үземне

Яңа туган якты көнем белән.

Төннәр кочагында калганым бар,

һәр иртәнең шуңа кадерен беләм.


Уянам да котлыйм үз-үземне

Керфегемдә сынган нурлар белән.

Болыт каплый кайчак тормыш күгем,

Кояшның мин шуңа кадерен беләм.


Уянам да котлыйм үз-үземне

Бакчамдагы кошлар җыры белән.

Моң-зарларны, сагышларны җиңгән

Җырларның да бүген кадерен беләм.


Уянам да котлыйм үз-үземне

Яңа туган якты көнем белән.

Җырдан-моңнан, кояш-нурдан торган

Дөньяга мин тик бер генә килгән!

 


Шигырь туган көндә
Туган көнең белән, яңа шигырем,

Ак дөньяга килгән көнең белән!

Иҗат газабында тудың, шуңа

Үз баламдай сине якын күрәм.


Үз баламдай назлап, өмет дигән,

Хыял дигән ак биләүгә төрәм.

Син тирбәлгән күңел бишегемне

Буй җитмәслек йолдызларга эләм.


Һәр авазың, һәрбер сүзең тансык,

Тыңлап туймыйм, кушылып елыйм, көләм.

Бүген миңа күк капусы ачык,

Бәхетнең нәкъ диңгезендә йөзәм.


Туган көнең белән, яңа шигырем,

Ак дөньяга килгән көнең белән!

Шигъриятнең Бөек агачында

Нәни яфрак итеп сине күрәм...



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев