Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тәмле сөт

Яшә­гән, ди, Чал­лы шә­һә­рен­дә әти-әни­се бе­лән Гү­зәл исем­ле кыз. Ул «А­лан» исем­ле  иң ма­тур ба­ла­лар бак­ча­сы­на йөр­гән.

Гү­зәл бик ты­рыш, акыл­лы  кыз бул­ган. Әти-әни­се­нең дә, авыл­да яшәү­че әби-ба­ба­сы­ның да, тәр­би­я­че апа­ла­ры­ның да сүз­лә­рен тың­ла­ган.

Сүз тың­ла­са да, аның бер на­чар га­дә­те бул­ган. Ул сөт эчәр­гә ярат­ма­ган.

Сөт эчәр ва­кыт җит­сә көй­сез­лә­нә баш­ла­ган, ела­ган чак­ла­ры да бу­ла икән. Әти-әни­се дә, тәр­би­я­че апа­ла­ры да сөт­нең бик фай­да­лы икә­нен аң­ла­тып ка­ра­ган­нар. Тик ул һәр­ва­кыт үз сү­зен­дә тор­ган: «Сөт эч­мим, ул тәм­сез!» – ди­гән.

Ма­тур җәй көн­нә­ре җит­кән. Гү­зәл­нең  на­чар га­дә­те шул ки­леш кал­ган. Әти-әни­се­нең ял көн­нә­рен­дә алар бер­гә­ләп авыл­га кайт­кан­нар. Гү­зәл­гә  авыл­да бик рә­хәт бул­ган. Үл үзе­нә яңа дус­лар тап­кан. Шу­лай ук ял­га дип, әни­се­нең абый­ла­ры да кайт­кан­нар. Алар­ның Гү­зәл  ке­бек ма­лай­ла­ры – Ил­наз бар икән. Гү­зәл  бе­лән Ил­наз икәү­лә­шеп ба­ба­ла­ры яса­ган бас­сейн­да су ко­ен­ган­нар, зур ишек ал­дын­да рә­хәт­лә­неп уй­на­ган­нар, йорт хай­ван­на­ры бе­лән та­ныш­кан­нар. Кы­ям ба­ба­ла­ры, онык­ла­рын ияр­теп, су буй­ла­рын­да йөр­гән. Алар кеч­ке­нә бо­зау­ны су бу­е­на алып төш­кән­нәр, аны яшел чи­рәм бе­лән сый­ла­ган­нар, инеш­тән су эчер­гән­нәр. Аңа Чи­бәр дип исем дә куш­кан­нар.

Бер­көн­не Чи­бәр авы­рып кит­кән, гел ятып кы­на то­ра икән. Кы­ям ба­бай мал та­би­бын ча­кыр­ган. Мал та­би­бы  Чи­бәр­не ка­ра­ган, тик бер чи­рен дә тап­ма­ган. Ил­наз да, Гү­зәл дә бик кай­гыр­ган­нар, мал та­би­бын­нан: «Чи­бәр­кәй те­рел­сен өчен нәр­сә эш­ләр­гә?» – дип со­ра­ган­нар. Мал та­би­бы: «Бе­рәр тәм­ле әй­бер эчер­те­гез» – дип ки­ңәш бир­гән. Гү­зәл бе­лән Ил­наз әби­лә­ре яны­на йө­гер­гән­нәр. Дә­ли­лә әби­лә­ре­нең пе­си­лә­рен сөт бе­лән сый­лап тор­ган ча­гы икән. «Иң тәм­ле әй­бер – сөт ул», – ди­гән әби­лә­ре. Гү­зәл сөт сү­зен ишет­кәч, бо­ры­нын гы­на җы­ер­ган. Кы­ям ба­ба­ла­ры Чи­бәр­кәй­гә Чәч­кә исем­ле сөт­ле­би­кә­нең сө­тен эчер­гән. Сөт эч­кәч, Чи­бәр­кәй чын­лап та те­рел­гән, яшел чи­рәм ашый баш­ла­ган. Дә­ли­лә әби­лә­ре сөт­ле­би­кә­не  са­вып, онык­ла­ры­на да сөт бир­гән. Ил­наз шун­да ук бер круж­ка сөт­не эчеп бе­тер­гән, ирен өс­тен­дә ап-ак мы­ек­ла­ры гы­на сы­зы­лып кал­ган. Гү­зәл: «Сөт эч­мим, ул тәм­сез», – дип, ярат­кан сүз­лә­рен ка­бат­ла­ган.

        – Ка­ра әле, Ил­наз, Чәч­кә­нең сө­тен эч­кәч, си­нең теш­лә­рең ап-ак икән, –  ди­гән әби­лә­ре. – Сөт бит ул теш­ләр­не агар­та, ны­гы­та.  

     – Си­нең күз­лә­рең дә нин­ди зәң­гәр, – дип сүз­не дә­вам ит­кән ба­ба­ла­ры. – Чәч­кә­без бо­лын­лык­та зәң­гәр чә­чәк­ләр аша­ган­дыр. Сөт эч­кәч, күз­ләр дә ях­шы кү­рә­ләр шул. Сөт эч­кән ке­ше, ма­тур да, сә­ла­мәт тә бу­ла!

Ил­наз­га бик рә­хәт бу­ла бу сүз­ләр­не ише­түе! Ә ме­нә Гү­зәл­гә...  – Ми­нем дә Ил­наз ке­бек ма­тур, сә­ла­мәт, зур бу­лып үсә­сем ки­лә, – дип елам­сы­ра­ган ул. – Ми­нем дә теш­лә­рем ак һәм нык бул­сын­нар, күз­лә­рем ял­ты­рап тор­сын­нар! Ми­ңа да сөт би­ре­гез! Тәм­ле сөт!

      Шул көн­нән баш­лап, Гү­зәл  дә сөт эчә баш­ла­ган. «Сөт эч­мим, ул тәм­сез», – ди­еп, баш­ка бер­кай­чан да әйт­мә­гән. Чәч­кә­не төр­ле төс­тә­ге чә­чәк­ләр бе­лән сый­ла­ган. Чәч­кә, рәх­мәт әй­теп, аңа ап-ак, хуш ис­ле, тәм­ле  сөт  бир­гән.

Дөлфи­рә Шә­ри­фул­ли­на, Чал­лы шә­һә­ре.

фото https://pixabay.com/ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев