Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әтиемә сыенам

Факил Сафин шигырьләре.

Әтиемә сыенам

Әтиемә таянам мин,

Әти - илнең сакчысы.

Ватан тыныч, матур яши

Тик булса яклаучысы.


Әтиемнең кулларында

Биеккә күтәреләм.

Бөтен дөнья балкып тора,

Иркен әйләнә-тирәм.


Кояш миңа карап көлә,

Мин кояшка үреләм.

Юл читендә шаян көчек

Миңа кызыгып өрә.


Ерак җирләрне күрәм мин

Килә ягымлы көйләр.

Баш өстендә кошлар оча,

Кул суза биек өйләр.


Әтиемә сыенам мин, -

Уйнап арып-талсам да.

Ачуланмый, көтеп ала

Бераз артка калсам да.


Әтиемнең иңнәрендә

Рәхәтләнеп барам ич.

Әтием - яклаучым ул минем

Әти - иң зур таяныч!


Әнием
И кадерле,
И ягымлы,
Әнием!
Син булганга
Дөнья ямьле
Әнием!


Гөлләр телен

Белә минем,

Әнием!

Бар дөньяны

Нурга төрә,

Әнием!


Йомшак куллы,

Якты йөзле,

Әнием!

Матур уйлы,

Тәмле сүзле,

Әнием!


Бәхет нәрсә ул?

Бәхет нәрсә?Бу сорауга

Өлкәннәр җавап эзли.

Әйтерсең, дөрес җавапны

Беркем дә чынлап белми.

 

Әтием эшкә бара,

Әни озатып кала.

Мин йөгерәм мәктәпкә,

Бу да бәхет, әлбәттә!


Мәктәптән кайтып керсәм,

Бәйрәм бит безнең өйдә:

Бабай көлеп каршылый,

Кочып ала әби дә.


Әти, әни, бабай, әби,

Өстәлдә кайнар коймак.

Көйсезләнми энем дә,

Ул бүген артык тыйнак.

 

Гаиләдә татулык,

Тыныч бездә, күңелле,

Һәрбер көннең ямен күреп

Яшәү бәхет түгелме?!


Туган телдә сөйләшәбез,

Әби дога өйрәтә.

Намазга баскан бала мин,

«Бәхетсез», дип кем әйтә?..


Күл буенда бакчабыз,

Безгә монда эш күптер.

Бер файдасыз көн үтми,

Беләм, бу да бәхеттер!


Кешеләргә гел елмаеп

Матур сүзләр дәшәбез.

Үз илебез, үз җиребез,

Үзебезчә яшәрбез!

Бәхет нәрсә? Уйлый калсаң,

Җавапны күпләр белә.

Бәхет хакында уемны

Үземчә әйттем менә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Факил Сафин