Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Табигатьне сакла

***

ТАБИГАТЬНЕ САКЛА
Һава сатып алыр чаклар җитә —

Җир сатыла инде... Сулар да.

Кешеләр дә Җирдә арта бара,

Ә һава гел кирәк суларга.


Чүплек арткан саен, чиста җир аз,

Нефть аккан саен, су кыйммәт.

Корымланган саен, сулау өчен,

Һава бетәр кебек бер кинәт.


Килер вакыт — җир өчен дип түгел,

һава өчен барыр зур көрәш...

Бу фаразым сине нык куркытса,

Бүгеннән үк сиңа бер киңәш —


Табигатьне сакла: җирне,

суны, һәм пычратма сулар һаваңны.

Гүзәл табигатьле Җирдә яшәтергә

Тырыша күр газиз балаңны.
2015


КОЯШ КОДРӘТЕ
Кар астыннан чирәм шытып килә,

Яз кояшын ул да тоя шул.

Җан да биргән, утта көйдергән дә -

һаман да шул бер үк кояш ул!


Карлар эри синең карашыңнан,

Гөлләр үсә синең назыңнан,

Чүлләр кыза синең кайнар уттан,

Күлләр кибә эссе-кызудан.


Тик зур кодрәт синең утың түгел,

Түгел чүлең, кипкән күлләрең.

Зур могҗиза — яңа гына шыткан,

Яшелләнеп килгән үләнең!
2008

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев