Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сүнмәс моң

Кадыйр ага Сибгатуллинның якты рухына дога булып ирешсен бу шигырем. Амин!

Шушы җирдә бик каласы килә 
Бер югалмый торган җыр булып. 
Кадыйр Сибгатуллин. 

Олуг шәхес рәнҗүләрдән өстен... 
Сугар өчен түгел, очар өчен 
Канатларын дөнья тузаныннан 
Арындырып, бәйсез мәгънә эзли 
Кендек каны тамган туфрагыннан. 

Күкләр шаһит... 
Шагыйрь йөрәгенә 
Төбәп аткан күпме уклар тиде. 
Гаепмени? Түрәләрнең түгел, 
Гадиләрнең газиз улы иде. 

Ышангандыр соңгы сулышкача, 
Хаклык илдә бәйрәм итәр диеп. 
...Дөрләп янган учак кинәт сүнә, 
Чаткыларын югарыга чөеп. 

Ах, атылды йөрәк... Бөек йөрәк... 
Сөенсә дә бозыклыкта зирәк, 
Чорның үчле көнлекчеләре, 
Мәңгелеккә юлдаш җыры белән 
Ачып керде шагыйрь ишекләрне. 

Ишетәдер кебек бакыйлыкта 
Сөю сүзен меңнәр кабатлавын. 
Җырларында җиргә ныклы басып 
Яши шагыйрь, җәеп канатларын. 

Күпме газап, әрнү сеңдергәндер 
Кыска мизгел – тамчы төшкән ара. 
Чикләнмәгән ирке, уе белән 
Шагыйрь инде киләчәккә бара. 

Шагыйрь... Шагыйрь һич тә мохтаҗ түгел 
Мактауларга, дәрәҗәгә, данга, 
...Һәр шигыре иңәр дога булып 
Иманына тугры калган җанга... 

Халкы белән ил нужасын тартып, 
Замананың бар ачысын татып, 
Ир булганнар рәнҗи беләме соң? 
Изгелеккә дошман карагруһлар 
Әмеренә колдай күнәме соң? 

Өстәвенә, олпат шагыйрь булса, 
Гүзәл гаме аның сүнәме соң? 

Һәм...гомумән, Шагыйрь үләме соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь