Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шундый дымык, тонык иртәләрдә...

Наис Гамбәр шигыре.

Шундый дымык, тонык иртәләрдә
Кошлар канат кагып үтәләр дә,—
Үлән арасына җил керә.
Күкрәк читлегеннән чыгар булып,
Сыкрап яткан җанны авырттырып,—
Әрни-әрни йөрәк җилкенә
... Шундый дымык, тонык иртәләрдә.

Сайрар кошлар—ялгыз... (Янымда юк беркем!),
Кара кошлар гына төркем-төркем.
Агач башларыннан җил исә.
Гомернең бу кайсы төше икән?—
Еракларда йөзә ап-пакь җилкән...
Син кайларда икән җанкисәк?—
... Шундый тонык, дымык иртәләрдә.

Мескен тургай!—күмелеп бетә инде,
Ут-Кояшка кереп китә инде,—
Күк төбендә ул бит бер нокта.
Башлар тулы уйлар—кибән-кибән,
"Очты күңел кошы..." Ник җилкенәм?—
Хәл җыярга иде бер туктап
... Шундый дымык, боек иртәләрдә.

Ослан өсләрендә күкшел монар,
Яна йөрәк—юк бер чара моңар,—
Шәмем мае яна, савылып.
Кошлар арты, язып, хәбәр җибәр!—
Мин танырмын сине... Ике жүләр
Очраша калсак, сау булып.
... Кошлар кунар микән киртәләргә—
Шундый дымык, тонык иртәләрдә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь