Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ә сез кар ява ди­сез, ни­гә соң тун ки­ми­сез?

Газинур Морат шигырьләре.

Җа­вап

Соң­га кал­ма, ди­де­ме –

Сә­гать сук­ты җи­де­не.

 

Ил­шат кы­на йо­кы­сын­нан

Уя­на ал­мый һа­ман.

Әл­лә кү­реп бе­те­рә­се

Бе­рәр тө­ше­ме кал­ган?

 

Юк ла, ир­тән физ­за­ряд­ка

Ясау­ла­ры бик яман.

 

...Җа­ва­бы әзер Ил­шат­ның

(Ә үзе ник­тер кө­лә):

– Ашык­саң, аш­ка пе­шәр­сең,

Ашык­мыйм шу­ңа кү­рә.

 

Сә­гать сук­ты җи­де­не –

Пеш­тең ин­де, ди­де­ме?!

 

Та­тар кос­мо­нав­ты

Ник га­ләм­гә оч­мый та­тар?

Уй­лыйм гел шул ту­ры­да.

Ах­ры, ми­ңа ту­ры ки­лер

Кос­мо­навт бу­лыр­га.

 

Кем­дер әй­тер, хы­я­лый, дип,

Кем­дер әй­тер – төш­лә­нә.

Юк, төш­лән­мим.

Зөһ­рә кыз­ны

Ай­дан алып тө­шәр­гә,

 

Ах­ры, ми­ңа ту­ры ки­лер.

(Әнә, йол­дыз аты­ла!..)

Бу­ла­чак, ди­мәк, ту­а­чак

Та­тар кос­мо­нав­ты да!

 

Ка­бул кы­лын­сын те­лә­гем

Йол­дыз атыл­ган мәл­дә.

Га­ләм­дә – та­тар, ди­сә­ләр,

Мин бу­лыр­мын га­ләм­дә.

 

Та­рих

Бак­саң, әле та­рих­та да

Бу­ла икән ял­ган­нар.

Бак­саң, әле та­рих­ны да

Укый­сы бар яңа­дан.

 

...Бел­сәм җи­де ба­бам­ның да

Исе­мен, га­мәл-эшен,

Кы­зар­мас идем –

Та­рих­тан

Ал­ган һәр «5»­лем өчен.

 

Хә­рә­кәт­тә – бә­рә­кәт

Әбе­кә­ем на­маз укый –

Мин чит­тән ка­рап то­рам;

Аның һәр ым-хә­рә­кә­тен

Ис­кә­реп, бар­лап то­рам.

 

Өч тә тү­гел, дүрт тә тү­гел –

Нәкъ биш мәр­тә­бә көн­гә

Әбе­кә­ем на­маз укый

Мин аң­ла­ма­ган тел­дә.

 

Ие­лә дә ту­рая ул,

Ту­рая да ие­лә –

Шу­ңа, ах­ры, әбе­кәй­нең

Сыз­ла­мый­дыр би­ле дә.

 

«Хә­рә­кәт­тә – бә­рә­кәт», – ди, –

Ми­нем әби тап­кыр ул,

Көн дә физ­за­ряд­ка ясый –

Шу­ңа кө­ләч, ма­тур ул.

 

 

Яң­гыр­дан соң

Са­ла­ват кү­пе­ре чык­ты,

Уй­нар­га чык­ты Зи­лә.

Зи­лә бе­лән шул кү­пер­дән

Ча­бып үтә­сем ки­лә.

 

Хәй­лә

Эш куш­са­лар өен­дә,

Хәй­лә эз­ли ки­мен­дә.

«Ир­тә­гә дә ир­тә­гә» –

Бу эш сөй­мәс Ир­кә­гә.

 

 – Кал­ган эш­кә кар ява,

Шул хак­та уй­лап ка­ра, –

Ди­гәч аңа әби­се,

Әти­се һәм әни­се,

Әй­теп куя Ир­кә­без:

 – Ир­тә ич әле кыш­ка.

Гөл­ләр­гә ку­на-ку­на

Кү­бә­ләк оча тыш­та.

Күк­тә ал Ко­яш яна,

Ту­пыл ма­мы­гы ява.

Ә сез кар ява ди­сез,

Ни­гә соң тун ки­ми­сез?

Ә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев