Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сайла син гомерем яктысын...

26 мартта шагыйрь Айрат Суфияновның (1958) туган көне.

Әйтче, улым
Азаматка


—  Әйтче, улым, кай төбәктән килдең?
—  Бик ерактан, әткәй, йолдызлардан.

Озак очтым, канатларым талды,

Ышанмасаң сора син алардан.


—  Әйтче, улым, канатларың кая?

Газаплама, әйтче, и колыным.

Күзләреннән йолдыз нуры чәчеп,

Күрсәтә ул сузып ике кулын.


Мин дә шулай очып килдем микән,

Онытканмын инде, түбәм каты.

Галәм белән серле бәйләнешен

Яши торгач өзә адәм заты.


Кем узардай дөнья куа-куа,

Җанны буып, акыллардан шашып

Уянмыйбыз соңгы мизгелгәчә,

Ходай Тәгаләгә якынлашып.


.„Сыенам да улым күкрәгенә,

Йөрәгенең тыңлыйм һәр тибешен.

Бәхетле бул, йолдызлардан килгән

Саф елмаеп, балкып көлә белгән

Иң кадерле, иң-иң гүзәл кешем.



Таянам йөрәгемә
Уйлар белән ялгыз калсаң,

Таянып йөрәгеңә,

Кояш нурына уралып,

Акыл тәхеткә менә...


Язмышның сагыш-газабы

Телә дә телә генә.

Инде егылам дигәндә,

Таянам йөрәгемә.


Шайтани көч каршы төшсә

Иң изге теләгемә.

Аллаһ исемен данлыйм да

Таянам йөрәгемә.


Ышанып яшим дөньяда

Кемгәдер кирәгемә.

Җил-давыл суккан чакта да

Таянам йөрәгемә.


Хаксызлык тешен батырып

Имә дә канны имә.

Эчке тавыш әмер бирә:

Берүк башыңны имә.


Шул әмергә буйсынам да

Таянам йөрәгемә.

Тик карамый мөмкин түгел

Хакыйкать күзенә дә.

Кирәк таяну ноктасы

Йөрәкнең үзенә дә...



Ике юл
Һәркемгә ике юл бирелгән.

Уңышка илтәчәк кайсысы?

Икегә бүленеп тилмерәм,

Җанымда ике юл кайгысы.


Бер дөрес карарга килерме

Акылның сытылган яктысы?

Уйласаң, бәлки, бу гомернең

Заяга узгандыр яртысы.


Сайларга, сайларга кирәк лә,

Тормаска кирәк лә тукталып.

Яшәеш ул җәннәт түгелдер,

Тормышта юк алтын урталык.


Тормышның ни яме, ни гаме,

Ул тоташ янудан тормаса,

Бер юлны яктырткан җаныңда

Бүленмәс максатың булмаса.


Сайла син гомерем яктысын...

Бүленмә урталай, бүленмә.

Илтмәсен ул юлың упкынга,

Илтмәсен ул рухи үлемгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь Күңелемдә шигырь туды шигырьләр

2
X