Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сандугачның күз яше

Бу юлы астагы домофоннан шалтыраттылар.

- Исәнмесез... Мин Адилә...

Адилә? Ничек киләсе иткән? Алдан шалтыратып та тормыйча? Бу сораулар Айсолтанның башыннан сызы­лып кына үтте, кулы үзеннән-үзе кыңгырау төймәсенә басты:

- Ачылдымы ишек? Ачылдымы?

Үзе тизрәк кече бүлмә ишеген шакыды:

- Улым! Адилә килде! Хәзер керә!

Адилә күп спортчылар гадәтенчә аркасына кызыл белән эре итеп «Ак Барс» дип чигелгән ак биштәр аскан, актан киенгән иде. Болытлы көнне кояш нурларын ияртеп кергән кебек тоелды ул.

- Улым! Ач ишекне Адиләгә!

Алар икесе янәшә ишек турына килеп бастылар. Маһияр ерткан фотосурәт урынына Айсолтан икенчене - сары билбаулы ак костюм киеп, көрәшче рәвешендә тезләрен бөгебрәк, йодрыкларын төйнәгән рәвешендә төшерелгән сурәтне ябыштырып куйган иде. Гүя, якын килмәгез, тибеп очырам, дип яный. Көрәшче рәсемен күргәч, Адиләнең йөзендә елмаю балкыган иде. Ләкин ишек төбендә сурәткә төбәлеп карап торган саен йөзе сүрелә барды. Чөнки эчтән бер тавыш та ишетелмәде.

-  Улым-ым! Ишетәсеңме син мине? Адилә килде бит!

Тагын тынлык. Адилә аркасындагы биштәрен рәтләп куйгандай итте дә, борылып Айсолтанга текәлде, ә ул бер сүз дә әйтмичә башын иде. Адилә чыгу ягына ташланды, фатирның ачык калган ишегеннән аның баскыч буйлап аска тыпырдаганы ишетелеп торды.

Шунда гына кече бүлмәнең ишеге ачылып китте, Ринат чатанлап чыгу ягына атлады. Аның йөзе кызарынган, зур ачылган күзләрендә гаҗизлек ярылып ята иде.

Айсолтан борылып ишеккә ташланды, баскычтан аска йөгерде. Ул урамга чыкканда, таныш ак сын автобус тукталышында тора иде инде. Айсолтан кулын болгап, аңа таба йөгерде. Әмма өлгермәде, автобус килеп тукта­ды, ак сын аның ачык ишегеннән эчкә узуга, кузгалып китеп барды. Сулышы капкан Айсолтан чатта торып кал­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя яшьлек роман мәхәббәт