Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Саклаган әни хатларым

***

Саклаган әни хатларым, 
Бизәкле сандыгында. 
Ышангандыр ул аларның, 
Дәвамы барлыгына.
Куш. 
“Хәлләрең ничек, әнкәем?”- 
Шул сорау һәрбер хатта. 
Тик кыска булган хатларым, 
Син сусап көткән чакта. 


Әнкәемнең бу хатларга 
Күз яшьләре тамгандыр. 
Ул аларны медәренә, 
Сердәш итеп алгандыр. 
Куш. 
Тынгы бирми йөрәгемдә 
Күз яшең калган юллар. 
Ничә тапкыр сыйпагандыр 
Аларны синең куллар? 


Хатларда минем яшьлегем, 
Күңелемнең хисләре. 
Әнкәй белән хат язышкан 
Вакытларым истә әле. 
Куш. 
Күпме хатларым өстәлдә, 
Өстәлә яңалары. 
Җавап көтү сәгатьләре - 
Телгәли яраларны... 

Вазыйх Фатыйхов. 
2019 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев