Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Өзмәдем

Тик берсен дә өзмәдем. Өзмәдем шул, өзмәдем.

Әллә яңгыр булганга,

Гөмбә тулган урманга.
Әкәмәт!
Шаккаттым мин -

Йөзләп гөмбә таптым мин!
Берсеннән-берсе эре,

Эрерәк тапкан бере!
Миннән ләкин көлмәгез -

Кайтып киләм гөмбәсез.
Тырысым буп-буш минем,

Ә күңелем хуш минем!
Тик йөрмәдем тик кенә,

«Тапмадым шул» дип кенә.
Чынлап гөмбә эзләдем,

Тик берсен дә өзмәдем.
Өзмәдем шул, өзмәдем.

Әй, көлгәннәр көлсен лә.
Гөмбәне яратканга

Өзмәдем мин берсен дә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев