Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Очраттым мин сине...»

Очраттым мин сине Көзнең беренче көнендә. Тора идең елмаеп Безнең ишек төбендә.

«Очраттым мин сине...»

 

Очраттым мин сине

Көзнең беренче көнендә.

Тора идең елмаеп

Безнең ишек төбендә.

 

Көзләр үтеп, кышлар җитте,

Ә мин һаман сине уйлыйм.

Синең  юлларыңны бүлеп,

Күз карашыңны юллыйм.

 

Кышның матур айлы киче –

Без синең белән бергә.

Атлыйбыз карлы сукмактан –

Ялгыз  ай  безне күрә.

 

Кыш урталары җитте,

Ә без һәрвакыт бергә.

Аралашып тору  безгә

Күңелләргә нур сибә.

 

Ямьле язлар җиткәч тә,

Кар сулары акканда,

Бергәләп  йөрисе иде

Хыял бакчаларында.

 

Артур Гиндуллин, Актаныш районының Яңа Әлем  мәктәбе, 16 яшь.

фото https://pixabay.com/ru сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев