Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әни кирәк!

Менә имтиханнарымны гына биреп бетерәм дә, китәм. Тәмам туйдырды бу әнинең акыл өйрәтүләре.

Төнлә мотоциклга атланып чабуым да ошамый. Имеш, авыл халкының йокысын бүләм. Тавыклар белән бергә ятып йокламасалар... Кичә төшкә кадәр йоклап ятасың, дип ачуланды. Ял көнне дә йокламагач. Абзар җыештырылмаган, ишегалды себерелмәгән — бөтенесенә мин гаепле. Әзрәк үзенә кыймылдарга ярамыймы? Әйтсәң, телең әшәке дип үпкәли, авыруга сабыша. Йөрәгем тота, ди, мине куркытмакчы була инде үзенчә.
Китәм, ике дә уйламый шәһәргә китәм. Берәр училищега кереп булмаса, һичьюгы, эшкә урнашырмын. Әнинең колак төбендә мыжылдап торуыннан котылырмын, ичмасам.
Мәктәптән юл буе шундый планнар корып кайттым. Әни өйдә юк икән, әйбәт булды әле. Бераз капкалап алам да, су буена төшеп китәм. Башны ял иттерергә кирәк бит инде бераз.
Тик... башка вакытта аш кәстрүлен тастымал белән каплап, плитә өстенә куя торган иде әни. Бу юлы ашарга берни дә калдырмаган. Аптырап киттем. Ишегалдына чыктым. Абзар тирәсендә генә микән әллә?
Ул арада капка келәсе шалтыраганы ишетелде. Әниме, дигән идем, күрше Миңҗамал апа икән. Йөзе борчулы.
— Әниеңне хастаханәгә озаттык бит әле,— диде.— Син, бала, бик хәсрәтләнмә инде... Үзеңне үзең кара. Көтү кайткач, сыерыгызны кереп савармын. Калганын үзең җайларсың, эш рәтен беләсең булыр.
Ул чыгып киткәч тә беркавым аңгыраеп тордым. Эш рәтен... карармын инде анысы. Сыерын алып кайтасы... Тавык-чебешне ашатасы... Абзарны җыештырып чыгарасы... Ашарга... Базда сөт-фәлән бардыр әле...
Кая бассам да, нәрсәгә генә килеп тотынсам да, әни һич истән чыкмый. Бар җирдә— аның кулы, ул корган тәртип. Бөтен эшне җиренә җиткереп, нәкъ әни теләгәнчә башкардым. Күңел генә тыныч түгел, әни тавышын ишетергә тилмереп йөрдем. Кайтып керсен иде дә, әрләп булса да әйтсен иде бер сүз...
Кичен вакыт белән яттым. Күзне барыбер йокы алмады. Төне буе әни белән саташып чыктым. Аннан башка бер генә көн дә яшәп караганым юк бит әле минем.
Эш рәте... Белеп була ул эш рәтен. Ачтан үләрлек яшьтә түгел инде мин анысы. Менә әни тавышын ишетәсе килеп тилмерүләре яман...
Таң белән тордым. Колхоз машиналары кузгалгалаганчы өлгерергә кирәк... Әни тавышын ишетергә... Шәһәргә район үзәге аша, минем әни яткан хастаханә яныннан үтеп йөриләр алар. Өлгерергә кирәк... Әни кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев