Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Минем көчем - тирән тамырларда

Бүген Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның (1959 елның 11 июле) туган көне.

Минем көчем - тирән тамырларда...

Көч-гайрәтем һәрчак ташып тора, 
Нигә дисез? 
Әйе, мин - көчле! 
Мин бит, үз туган җиремдә яшим! 
Көчле генә түгел – мин хисле!!! 
Хисле генә түгел – мин канатлы, 
Мин – пар атлы, туган нигезле!!! 
Елга-күлле, челтер чишмәле мин, 
Гөлбакчалы, җиләк- җимешле!!! 
Минем көчем – тирән тамырларда, 
Милли йөзем – сабантуйларда!!! 
Чигүле түбәтәй-калфакларда, 
Мәчетләргә куйган – айларда!!! 
Кошлар өзеп сайрар тирәкләрдә, 
Иген шаулап үскән кырларда!!! 
Өстәлләргә куйган икмәкләрдә, 
Халкым тыңлап туймас җырларда!!! 
Җанга сеңгән бишек моңнарында, 
Алсуланып аткан таңнарда!!! 
Эшләребез һәрчак алга бара, 
Ничек дисез? -

Бездә – татулык! 
Бөтен миләт халкы бердәм яши, 
Күңелләрдә өмет, яктылык! 
Татар, рус, чуваш, мари халкы 
Бертуганнар кебек яшибез! 
Бердәм булса бөтен милләт халкы, 
Тыныч, имин булыр илебез! 
Күңелкәем һәрчак җырлап тора, 
Үз телемдә сайрыйм кош кебек. 
Муса Җәлил, батыр Алишларга, 
Бөек Тукаема сөенеп! 
Нурлы йортым – Татарстаныма 
Алмаштырыр җирләр таб(а)лмыйм! 
Чит җирләрдә мин бит хыялларга 
Балачактагыдай чаб(а)лмыйм... 
Кычытканлы болын-кырларымны, 
Алыштырмам җылы якларга. 
Бәхет эзләп читкә киткәннәр дә, 
Сагынып кайта туган якларга! 
Челтерәп аккан чишмәләрнең суын, 
Эчеп куйсам бетмәс көч керә, 
Туган җирнең һәр почмагы гүзәл, 
Һәр тирәге якын күңелгә!

Җан җырлары

Минем җырлар – диңгез шавы алар, 
Дулкыннары кага йөрәккә. 
Инде батам, дигәндә дә сине, 
Тибрәндереп ярга күтәрә... 

Куш-та: Тыңла әле, бер сандугач сайрый, 
Бөтен җиһан моңга күмелә! 
Җаннарыңны ярып бирсәң генә, 
Сагышлы моң синнән түгелә. 

Минем җырлар – гаделлекнең үзе, 
Аермый ул - байны, ярлыны... 
Җиденче кат бәхет күкләренә 
Алып менә һәрбер моңлыны. 

Минем җырлар – кешелекнең үзе, 
Аермый ул дусны, дошманны. 
Кайгы-борчуларны юып ала, 
Эзләп таба эче пошканны. 

Минем җырлар – зирәклекнең үзе, 
Елама, - ди ялгыз итәккә... 
Юлдан язганнарга киңәш бирә, 
Маяк булып юлны күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев