Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин хәтерлим туфрак чагыңны да...

Гүзәлә (Гүзәл Закирова) шигыре.

мин хәтерлим туфрак чагыңны да,
истә тәүге сөрән салуларың:
азык өчен, яшәү хакы өчен.
шундый гүзәл иде сабый чагың...

ә, шулай да, балалыгың китми:
дерт итәсең яшенемне күрсәң,
ут сурәте сиңа һаман сихер,
бит очыңда һич юылмас кершән.

кулларыңнан һаман корал төшми,
тик җуелган күптән уен шарты.
әкияти дошман белән көрәшәсең,
һәм үзең дә шундый горур, батыр

төшләреңдә.
чынбарлыгың үзгә, балам.
әкияти дошман - көзгеңдәге сурәт.
мин Раббымнан һаман өмет итәм:
"тәрбиямдә ялгышымны күрсәт!"

мин ялгыштым, ахры, иң тәүге кат,
күкрәгемнән сине иртә аерып.
боз-карларым, туфан, зилзиләләр -
сынауларым - хак тәрбиям бары!

кизәнәсең хәзер
сыныйм дипме?
сындырам дип кашың җыердыңмы?
Аналарны сайлап алмыйлар шул,
сынама да,
АНА өстен бары!

Ана мәхәббәте барыбер көчле,
сөюемә сыйган мең хәсрәтем:
эне-сеңелләрең өчен сине, балам,
мин әкренләп йөрәгемнән сөртәм.

Гүзәлә (Гүзәл Закирова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ах, безнең Гүзәлә! Талант!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???