Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин дөньяга башка төрле карыйм... 

Мин дөньяга башка төрле карыйм...  Мин дөньяда башка төрле яшим... 

Мин дөньяга башка төрле карыйм... 

Мин дөньяга башка төрле карыйм... 
Нух пәйгамбәр көймәсенә 
Кереп калган күбәләкнең 
Өмет тулы күзе аша... 
Җирдән качып, Айга ашкан 
Милләттәшем Зөһрә-кызның 
Мәңге моңлы йөзе аша... 
Мин дөньяга башка төрле карыйм... 
Уралтаудан төшеп килгән 
Татар-Алып бабаларның 
Ташта калган эзе аша... 
Сөембикә-ханбикәнең 
Милләтенә әйтеп киткән 
Бәхилләшү сүзе аша... 
Мин дөньяга башка төрле карыйм... 
Хәтер күзәнәкләреннән 
Кылыч та кыя алмаган 
Коръән-Кәрим нуры аша... 
Җиде галәм чиген үтеп 
Милләтемә килеп җиткән 
Фәрештәләр юлы аша... 
Мин дөньяга башка төрле карыйм... 
Җир йөзенә 
Вакытлыча килгәнемне белеп, 
Җиһан-Йортка 
Мәңгелеккә китәсемне сизеп – 
Мин дөньяга башка төрле карыйм... 
Мин дөньяда башка төрле яшим... 



Дога 

И, Раббым, бир Син сабырлык 
Туры юлны табырлык! 
Кайсы яктан суксалар да 
Аягымда калырлык. 

И, Раббым, бир Син сабырлык 
Ахыргача барырлык! 
Имансызлар илендә дә 
Иманымда калырлык, 
Үзем булып калырлык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шигырьләр