Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ләлә Гыймадиева: «Үзем турында үзем»

Без гаиләдә җиде бала үстек- үзе бер мәктәп! Бергәләшеп өй-стена газетасы чыгара идек. Шунда мин ( ул чакта 5 нче класс укучысы) үземнең “Үпкәчел” исемле хикәямне “бастырдым”.

Вакыйга  тормыштан алынган  иде: минем  нәрсәгәдер  үпкәләвем әнинең  өчпочмак пешергән вакытына  туры килде. Өйгә  тәмле хус ис  таралган, бар да өстәл тирәсенә  тезелешкән. Мин генә икенче бүлмәдә  “бүселеп”   утырам.Бер  дәшеп  карадылар  табынга, ике дәштеләр, йомшармадым.

Аннары  кабат  чакырмадылар, юкса, тагын  бер генә  әйтсәләр, чыгасы идем.Сөйләшә-көлешә утырганнарын  тыңлап утыру авыр булды.Түземем  бетеп, табын янына килгәндә, башкалар ашап туеп таралышкан иде, ялгызым утыру тагын  да авыррак  булды.

Туганнарыма хикәям  ошады, алар  моны үз  гаебемне  тануым дип кабул иткәннәрдер  инде.Әтием хикәямне  “Колхозчы” дип аталучы район газетасына илтте, ул анда  зур күләмле  булып басылып чыкты. Күңелем күтәрелеп  китеп, тагын бер хикәя язып  ташладым,  анысы да әтием тырышлыгы белән “Пионер”  ( хәзерге “Ялкын”) журналында басылды. Шуннан  соң  инде мәктәптә  мине  “язучы” дип  үрти  башладылар.

“Үпкәчел” мине язучылар  дөньясына алып  керде. Хәзер  дә кемгәдер,  нәрсәгәдер хәтерем калган  чаклар  күп   була (ул кимчелегемне  тәки төзәтә алмадым), әмма үпкәләгәнемне кешегә  сиздермәскә  тырышам, бала  чагымда әни пешергән өчпочмаклардан коры кала язганым искә  төшә,  нәрсәдән дә булса коры калуымнан  куркам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев