Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кыш бабайны көткәндә

Роберт Миңнуллин шигыре.

Кыш бабайны көткәндә

Яңа ел җитә инде,

Кыш узып китә инде!

Кышның эшләре яман -

Кар яумый бит, әй, һаман!

Кайда соң син, Кыш бабай?

 Син, ахры,  Яңгыр бабай.

Яңгырыңны яудырма,

Карыңны яудыр, бабай!

Кар күрергә зар булып,

Өйдә әнә тун, толып,

Бүрек һәм киез ката,

Боегып,  эшсез ята.

Алыштырды ап-акка

Соры тунын куян да.

Төлкедән дә качалмый -

Күренә ул каян да.

Уҗымнарга юрган юк,

Чаналарга юллар юк.

Безнең болай тик яту

Сузылды бик күпкә, дип,

Чаңгылар һәм чаналар

Сиңа бик нык үпкәли!

Чыннан да, ул чаңгылар

Түгел бит су чаңгысы.

Чыннан да, ул чаналар

Түгел бит су чанасы.

Аларның да киләдер

Кышкы юлдан чабасы!

Юкмы соң бер чарасы?!

Юкса алар төньякка,

Ап-ак карлар күп якка

Качып бетәрләр әле,

Бүрекләр дә, туннар да

Качып китәрләр әле!

Ал арга да эш кирәк!

Ал арга да кыш кирәк!

Их, Кыш бабай,

Кыш бабай!

Менә шундый хәлләр бит.

Кайда соң син, хәбәр ит!

Килмәсәң, без үзебез

Сине барып алабыз.

Югыйсә барыбыз да

Яңа елсыз калабыз!

Ә БЕЗГӘ ЯҢА ЕЛСЫЗ ҺИЧ ТӘ ЯРАМЫЙ!

ЯҢА ЕЛ БЕЗГӘ БИК ТӘ КИРӘК!

ШУЛАЙ БИТ, МАЛАЙЛАР?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай Шигырь кыш яңа ел роберт миңнуллин