Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көтәбез

Гөлүсә Батталова шигыре

Көтәбез. Әйтерсең, бу гомер - зур вокзал.
Көтәбез язларны ялыгып ак кардан.
Хафалы җаннарга бер файда булырмы,
Мәңгелек Иделдә боз эреп акканнан?

Көтәбез җомганы. Көтәбез таңнарны.
Көтәбез көн тугач җиткәнен кичләрнең.
Дөньяга килергә көттергән балаңның
Телибез күрергә бишектән төшкәнен.

Көтәбез бәхетне. Менә ул очрар дип,
Я теге чаттамы, я явар күкләрдән.
Түземлек калмагач, өметне йомарлап
Сорардай булабыз үткәннән-сүткәннән.

Көтәбез... Ул Серне кем бездән яшергән?
Югыйсә, менә бит - учыңда бәхетең!
Ашкынган йөрәкне тезгенләп чак кына
Той гына, күр генә яшәүнең рәхәтен!

Февральнең карлары - кетер ак - карасаң,
Болыты, бураны - әкият түгелме?
Һәр иртәң - кояшы күренгән җомга ул,
Кадерли белгәндә бердәнбер бүгенне.

Яп-якты язларың - кап-кара көзеңдә,
Бер шартсыз, гап-гади көннәрдә булалса!..
Күзгә дә күренмәс рәшәне бәхет дип
Көтмәгез. Бу гомер болай да бер вокзал.
26.02.2019


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев