Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кеше гомере ничек корылган?

Халык авыз иҗаты

Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар яши башлаганда, барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, «һич кайгысыз яшәргә» дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйганнар икән, ул: «Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим»,— дип әйткән. Шуннан адәмгә атның егерме яшен биргәннәр, ул кырык яшь гомерле булган инде.
Аннары этне китергәннәр дә аңа егерме яшь биргәннәр.   Эт исә:
—  Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим,— дигән. Адәм тагын этнең ун яшен алып, илле яшьле булган.
Инде маймылны китергәннәр.
—  Сиңа да егерме яшь,— дигәннәр. Маймыл каршы килгән:
— Мин һәрвакыт кыенлыкта яшим, унысы да җитәр,— дип. Адәмгә тагын ун яшь өстәгәннәр.  Инде аңа алтмыш  яшь булган. Хәзер песине китергәннәр дә:
—  Сиңа егерме яшь,— дип әйткәннәр икән, песи:
—  Миңа унысы җитәр: мин бит бирсәләр — ашыйм, бирмәсәләр — кеше кулында яшим,— дигән.

Адәмгә янә ун яшь кушканнар да, ул хәзер җитмеш яшьле булгаң ди. Шушылай бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди.
Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яши, ди. Егерме яшьтәң сон, ат гомеренә керә: дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә: аның балалары үскән була, ул аларга хөкемен «өреп» утыра. ди. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә дә маймылга охшый башлый: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә; һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшенә килеп җитә, ди. Адәмнең гомере әнә шулай корылган, ди.


"Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар" китабыннан, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1987 ел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев