Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Кемдер уйлап тапкан да...»

Социаль челтәрләрдә таралган бер популяр видеоны карагач язылды.

-Кышкы  вакытка  күчәргә  җыенабыз, кызлар, тәүлектә хәзер  ничә сәгать булачак, әйтмәссезме?

Экранда берсеннән-берсе  “акыллы” җаваплар яңгырый:

-Кышкы вакыт...хммм..Алга  күчәме әле анда сәгать  телләре , арткамы?

-Алга булса,  25 инде.

-Юк, артка күчә бит. 23  сәгать  була.

Яшьләрнең  җавабыннан  канәгать  калган  журналист,  астыртын гына елмаеп, аларның  сүзләрен җөпләп тора.

 

***

- Хи, студентлар, имеш.

Марат, тыңламас бөдрәләрен артка сыпыргалаган рәвеш ясады да  планшетын  читкә  куйды. Аның  кадәр дә белмиләр! Әнисе  “укып бетергәч, студент булырсың, бөтен кешегә дә тәтеми андый бәхет” дигән  була бит әле. Имеш, укысаң гына институтка  керәсең, аннары  күкрәк киереп йөрисең.

Хи! Менә бит, әтисе һәрвакыт  хаклы шул аның. “Яшәр  өчен - укып йөрүнең  пычагыма да кирәге юк. Башың  булсын!”. Мировой аның  әтисе. ”Телефонда да калькулятор булган  заманда баланың  башын  катырып ул тапкырлау таблицасын нигә ятлаттырып утырасың соң?” дип тә яклый ул аны.“Исәнлеге  булсын, үзенә  кирәген барыбер ала ул” дип тә канатландыра.

Әнисе генә... “Ата-аналар  җыелышына  син йөрмисең  бит, аның  өчен кызарып утыручы мин” дип үҗәтләнүен  белә.

Их! “Тапкырлау таблицасын өйрәнми торып, урамга туп тибәргә  чыкты юк” дип әйтү  өчен нинди каты бәгырьле  әни булырга  кирәктер инде?! Җитмәсә, әтисе дә еракка  китеп эшли, малаеның азапларын  белми.Планшетны яшереп куйды әнисе,  телефонны бирми, урамга  чыгармый! Әтисе  булса, мең дә бер сәбәп белән бу киртәләрне бергәләп аударган булырлар  иде дә... Юк шул,  әнисе -  Кытай  стенасы белән бер: әйләнеп тә үтеп булмый, штурм белән  дә ала  торган  түгел.

1 тәүлектә  24  сәгать, бер сәгатьтә 60  минут, бер  минутта  60  секунд дигәннәре кемгә кирәк инде ул, ә? Әле дөрес тә түгел бит, ичмасам! Маратның  әллә  ничә тапкыр  санап караганы  бар, бер минутта  һич кенә дә  60  секунд чыкмый,  67 дә була ул, 59  да була. Ничек саныйсың  инде. Кайвакыт  80 не дә  тутыра әле ул, ашыгыбрак  санаса. Шулай булгач, аның  сәгатендә дә  берничек тә  төгәл  60 минут булалмый. Кемдер уйлап тапкан да! Йөр  хәзер попугай кебек аның артыннан кабатлап!

Марат,  ни рәвешле  ул  минут-сәгать-тәүлекләрне өйрәнүен  исенә  төшерде дә әнисенә  булган  үпкәсе  янә  кабаруын  тойды. Ай  буе иртәнге  алтыда да, кичке  алтыда   да   бер үк  сүзләрне кабатлатып теңкәсенә тиде  бит. Йокысыннан  айнып та бетмәгән  көе малай стенадагы сәгатькә  карап,  кичке алтыга кадәр  ничә бүлем  икәнлеген санады. Кичен – иртәнге алтыга кадәр күпме калганын исәпләде. Аннары  төнге  уникедә  уяту гадәтен алды әнисе. Хәзер  инде  малай чынлап та “төнлә уятып сорасалар да беләм”  дип әйтә ала:  тәүлектә  24  сәгать!

Марат шулвакыт  күңелендә  ниндидер  бер горурлык хисе уянуын тойды. Ул бөдрәләрен тагын  бер тапкыр сыпыргалаган  итте дә  көзге каршына килеп басты. Сипкел  баскан түгәрәк  битле,  соргылт  күзле, канәгать  елмайган кыяфәтен күргәч, кәефе  тагын  да күтәрелебрәк китте:

-Студентлар, имеш! Минем кадәр  дә  белмиләр.

“Студент  булуның  әллә ни кыенлыгы юк, тәүлектә ничә сәгать икәнлеген белмичә дә яшәп була икән”  дигән уйлары  янәшәсенә  “белсәң дә әйбәт инде  ул"  дигәне килеп  урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев