Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Каян алырбыз?

Илдус Миңнуллин шигырьләре.

КАЯН АЛЫРБЫЗ?

Урамдагы өч малай

Ясап куйдык Кар бабай.

Калды борын куясы,

Күз төпләрен уясы,

Шуның белән эш бетә,

Кар бабай сезне көтә.

Яңгыр гына яумасын,

Кар бабайга таммасын.

Кар бабабыз эреп бетсә,

Карны каян табасың?

Тагын кар кайчан ява,

Җылынып китсә һава?

Суык бабай тизрәк

Йөгереп килсен иде,

Суык, салкын сулышын

Күбрәк өрсен иде.

Кыш бабайның килгәнен

Кар бабай күрсен иде.

 

КЫЗЫК УЕН

Кыр куянын күрергә дип

Барган идек урманга:

Ике куян мәш киләләр,

Карамыйлар буранга.

Ярый әле бинокльне

Тыккан идем кесәгә.

Күргәнемне белеп алса,

Белмәс идем нишләргә.

Әй уйныйлар ике куян,

Әүмәкләшеп ак карда.

Ә без чиратта торабыз

Бинокльдән карарга.

Ярый әле, күрик диеп,

Кузгалмадык урыннан.

Бүләр идек куяннарны

Шундый кызык уеннан.

ОНЫТМАГЫЗ

Марат белән җимнәр алып

Чыктык кошлар сыйларга.

Ә кошларым, боегышып,

Өлгергәннәр туңарга.

Безне генә күрделәр дә

Бик тә сөенештеләр,

Боегышып утырудан

Җим чүпләүгә күчтеләр.

Сез дә, дуслар, онытмагыз,

Песнәкләрне, кошларны.

Без сыйласак туңмас алар,

Исән чыгар кышларны.

 

БИРЕШМИБЕЗ

Радио безне

Тагын алдаган: -

Кар ява, - диде,

Ә ул яумаган.

Ул диктор апа

Көн дә кар әйтә.

Янәсе, безне

Шулай кисәтә.

Туңалар диеп

Уйлыймы безне?

Киенеп йөри

Беләбез инде.

Җылы киенеп

Чыксак урамга,

Бирешмибез без

Карга, буранга.

Син, диктор апа,

Алдама, яме.

Карда уйнау бит

Кышның бар тәме.

Ләйлә Мирзаһитова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев