Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кадерле кунак

Резеда Шәрипова хикәясе.

Күңел күзе

Кыш буе әбисе тәрәзә кырыннан китмәде. Озаграк авырган чакта Ләйлә дә шулай тәрәзә тупсасына утырып, урамны күзәтергә ярата. Әмма әбисенең шәһәр тормышында исе юк бугай, аның карашы еракка, бик еракка - офыкка төбәлгән, ә йөзе – шундый да моңсу.

-Нәрсә бар соң анда, әбием? - дип сорады беркөн Ләйлә бик тә зур сер ачасы килеп.

-Авылым! - диде әбисе авыр сулап.

Кызчык аяк очларына басып караса да, әбисенең авылын тапмады.

-Кая, кая соң ул, нигә мин күрмим? - дип көйсезләнә үк башлады.

-Аны күрер өчен күңел күзе кирәк шул, бәбкәм! –дип оныгының башыннан сыйпады әбисе.

Кызык, анысы тагын нинди күз була икән, дип гаҗәпләнде кызчык.

Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама башлагач, әбисенә җан керде. Ләйлә еш салкын тидереп чирләп интектергәч, кышкылыкка оныгын карашырга авылдан алып килгәннәр иде аны. Шәһәргә һич кенә дә күңеле ятмады әбисенең.

-Алла боерса, сукмак төшү белән кайтып китәм, Ләйләне дә алырмын, шәһәр һавасы ярамый аңа. Авыл каймагы белән сөтен эчсә, шалкан кебек таза булыр, -дип канатланып йөрде, хәтта төенчеген дә төйнәп куйды.

Әтисенең исә моңа хәтере калды.

-Әллә бер-бер авыр сүз әйтеп рәнҗеттекме, нигә шулай ашкынасың?-дип төпченде.

-Күрмисеңмени, әбием авылын сагынган,-дип Ләйлә әбисен якламакчы булып сүзгә кушылды.

-Нәрсәсен сагынасың инде аның! –дип элеп алды әтисе бераз ачуланган сыман. – Балаларың яныңда, урының җылыда, түрдә, көрт көрәп, су ташып, пычрак ерып йөрисе юк. Оҗмах рәхәте бит!

-И, улым, -дип сыкранды әбисе,- гомер иткән оям бит ул, кәкре казыгына кадәр йөрәккә якын. Ничек шуны аңламыйсың! Күрмисеңмени, җаным коштай талпына!

-Күрмим, күрәсем дә килми,-дип сүзне кырт кисмәкче булды әтисе.

-Күрергә күңел күзе кирәк бит аны!-дип әйтеп салды шулчак Ләйлә.

Оҗмах кошы

Әбисенең әкият сөйләгәнен тыңларга ярата Ләйлә. Тавышы – шундый йомшак, утырган җирдән изрәп, татлы йокыга киткәнеңне сизми дә каласың. Ә әкиятләре – тын да алмый тыңларлык кызык, каян шулкадәр белеп бетерә торгандыр!

-Борын-борын заманда, саескан сутник, үрдәк үрәтник булганда ...-дип ул бүген оҗмах кошы турында әкият сөйләде. Оҗмах кошы Ләйләнең хәтта төшенә дә керде. Нәкъ әбисе сөйләгәнчә, аллы-гөлле каурыйларын балкытып, шау чәчәкле оҗмах бакчасында кукыраеп йөри, имеш. Шул кошның канатына гына кагылсаң да, дөньяда иң бәхетле кеше буласың икән.

Бәхет дигәне нәрсә буладыр инде, Ләйлә бик аңлап бетерми. Аңа бит әле биш кенә яшь. Әтисе әнисенә: «Син – минем бәхетем!» –ди. Әнисе Ләйләне кочаклап: « Син – минем бәхетем!»-ди. Ләйлә дә үзен бик рәхәт тойган чаклары була. Матур күлмәк алсалар – бәхет, шоколад белән сыйланса – бәхет, әнисе эшенә алып барса - бәхетнең дә бәхете!

Беркөнне әбисе каты авырып китте, урыныннан тормас булды. Бик борчылды Ләйлә. Инде аңар әкият сөйләр кеше дә калмады. Ул диванда гәҗит укып яткан әтисе янына килеп сырпаланып карады, кухняда ашарга әзерләп йөргән әнисенең аяк астында уралды, әмма алар шулкадәр үз эшләренә бирелгән иде, Ләйләгә борылып та карамадылар. Кызчык аларга үпкәләп, әбисе яткан бүлмәгә кереп китте.

Нәни учларын әбисенең маңгаена куйды, мәтрүшкәле чәен эчәргә булышты. Бүген Ләйлә аңа үзе оҗмах кошы турында әкият сөйләде.

-Менә ул кошны әтием тотып алып кайтса, син терелер идең, әйеме әбием!- дип хыялланып та алды.

Әбисе хәлсез куллары белән оныгының чәченнән сыйпап елмайды:

-Оҗмах кошым - ул син, нәп-нәни зу-у-ур бәхетем!

Кадерле кунак

Әбисе савыгып аягына баскач, үзе әйтмешли, җиргә сукмак төшкәч, алар гаиләләре белән авылга юл тоттылар. Әбисенең авылы бик матур җирдә урнашкан: таулары да бар, елгасы да бакчаларга терәлеп кенә ага, ишек алды - ямь-яшел хәтфә келәм.

Иптәш тә булырсың, саф һавада ныгырсың да, дип Ләйләне авылда калдырып киттеләр.

Әбисе кайту белән өйдән күрше-күлән өзелмәде. Кайсысы сөтен, кайсысы катыгын, кайсысы каймагын күтәреп керә. Кечкенә Ләйләне дә онытмаганнар, кулына кактыр, кәнфиттер тоттырмый калмыйлар.

«Бик шәп икән бу авылда!»-дип уйлады кыз. Шәһәрдә ул күршеләрендә кем яшәгәнне дә белми, аны да белмиләр. Ә монда кергән берсе:

-И, бик кадерле кунак бар икән! –дип аркасыннан сөя.

Рәхәт!

Сары йомгаклар

Чи-чи килгән сәер тавышка уянды Ләйлә. Тәрзә кырында урындыкта кәгазь капта кемнәрдер тукылдый, чикылдаша иде.

Ләйлә җылы ятагыннан әкрен генә шуып төште дә, аяк очларына гына басып, капка якынайды. Үрелеп караса, анда сап-сары нәни йомгаклар тәгәрәп йөриләр. Ләйләне күргәч, тагын да ныграк чикылдарга тотындылар. Кызчык алар белән юанган арада ишектә әбисе күренде.

-Нинди матур чебиләр алдым үзеңә иптәшкә!-диде.

-Ә алар үскәч кем булалар?

-Кайсысы тавык, кайсысы әтәч.

-Аларның әниләре, әтиләре кайда?

-Болар – инкубатор чебиләре, әниләре дә, әтиләре дә юк,-диде әбисе чебиләргә тары ярмасы сибә-сибә.

Ләйләгә чебиләр кызганыч булып тоелды, ничек инде шундый бәп-бәләкәй килеш әтисез дә, әнисез дә яшәп булсын!

-Мин алаларның әниләре булырмын, ә син – әбиләре!- диде ул.– Без аларга матур-матур әкиятләр сөйләрбез, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйларбыз.

Беркөнне әбисе күршеләренә сөткә кереп киткәч, Ләйлә бер чебине кулына алып, аның белән уйнамакчы булды. Чебине битенә якын китерде. Кошчык куркудан тыпырчынды, нәни канатларын белән җилпенде.

-И, син минем куркагым, алтыным!-дип Ләйлә чебине учларына кысты.

Әбисе кайтып кергәндә, чеби хәрәкәтсез калган иде. Ул оныгын ачуланмады, бары:

-Күзең белән генә сөяргә кирәк,-дип кисәтте.

Кызык, әнисе Ләйләне кысып-кысып сөйгәндә дә әбисе шулай ди торган иде.

Ләйлә башта аптырый иде: ничек инде шытырдатып кочып яратмагач, ярату буламыни? Була икән шул. Чебине дә күзе белән читтән яратса, исән каласы булган. Әбисенең сүзләренә төшенде хәзер Ләйлә.

Кем көчлерәк?

Әбисенә ияреп урамга чыкса, күршеләрнең капка төбендә йомшак мамыклы каз бәбкәләре тәгәрәшеп үлән чемчеп йөриләр. Ләйлә алар янына йөгерде. Шулчак каршысына ата каз зәһәр ысылдап, канатларын җәеп очынып килә башлады һәм чак кына ботыннан чеметеп алмады, ярый әбисе аркылы төшеп өлгерде.

-Нигә мине тешли ул?-дип аптырады кыз ата казга бик тә үпкәләп.

-Ул үзенең бәбкәләрен саклый,-дип аңлатты әбисе. – Күрәсеңме, ничек масая, мин көчле, бер нәрсәдән дә курыкмагыз, балакайларым, ди.

-Һи, -диде Ләйлә борынын чөеп, - менә әтием кайтсын әле, кем көчлерәк икәнне күрербез!

Сабак

Бакчада кызырып җиләкләр пеште, әмма алар күрше бакчада шул, койма ярыгыннан күзне яндырып, авыз суларын китереп торалар.

-Нигә җыймыйлар икән, әллә яратмыйлармы?-дип уйлады, җирдә тәгәрәшкән җиләкләрне хәтта кызганып куйды Ләйлә.

Магнитланган кебек, койма кырыннан китә алмый, әрле-бирле йөренә торгач, череп вакыты җиткәндер инде, бер такта астагы кадагыннан кубып, кыйгаеп ачылды. Кызчык озак уйлап тормады, шул ярыктан аягын тыкты. Тик нәфис балтырын нәрсәдер ачы чеметтереп чакты.

-Әләй!-дип кычкырганын сизми дә калды. Аның ачыргаланып елаган тавышына әбисе йөгереп килеп җитте. Кызарып бүрткән аягына салкын суга чылатып чүпрәк япты.

-Кеше әйберсенә рөхсәтсез үрелсәң нәрсә булганын күрдеңме инде? –дип шелтәләде.

Ә икенче көнне өстәлдә коштабакта кып-кызыл, эп-эре җиләкләр тора иде. Әбисеннән сорамыйча Ләйлә аларга үрелергә курыкты. Кичә кычыткан чаккан җирнең сулкылдавы басылмаган иде шул әле.

Тырыш кыз

-Әбием, синең кулларың нигә шундый җыерчыклы?

-Картайгач шулай җыерчыклана инде алар, бәбкәм.

Ләйлә курчакларының киемнәрен юганда кулларына күз салгач, куркып китте: аның да кул тиресе җылы судан бөрешеп, җыерчыкланган иде.

-Әбием, әбием, кара, минем дә куллар картайган! -дип борчылып әбисе янына йөгереп килде.

-Сиңа әле картаерга бик ерак, -дип көлде әбисе. - Тырыш кызларның куллары гел шома гына булып тормый. Эшең беткәч без аларны майларбыз һәм кулларың ефәктән дә йомшак, шома булырлар.

Йокы ничек кача?

Авызын зур итеп ачып исни иде, әбисе:

-Чү, йокыңны качырасың, авызыңны кулың белән тота торган бул,-диде.

Кызык, ничек кача икән ул йокы? Бик тә күрәсе килеп, Ләйлә тырышы-тырыша авызын зуррак ачып иснәргә кереште. Шулай киерә торгач, аңкау сөяге урыннын кубып, авызы ябылмас булды. Әбисе шәфкать туташына йөгерде. Көтә-көтә Ләйләнең авызлары талып бетте. Иң татлы төшләр керә торган вакытта йокысы чын-чынлап качкан иде. Әбисенең дә. Хәтта шәфкать туташы да әкрен генә аңкауны урынына утыртканда:

-Йокыны качырдың, кызый!-дип әйтеп куйды.

Конфетны кем ашаган?

Иң тәмле кәнфитларны әбисе шкаф астында саклый. Ул аларны кунак килгәндә генә өстәлгә чыгара. Кире куйганда:

-Тычкан тимәсә ярар иде,-дип борчыла.

Ләйлә кәнфитләргә күз-колак салып кына тора, тычканнардан әрәм иттереп булмый бит инде шундый тәмле әйберне! Беркөн капның ачылганын күреп, тикшереп карыйсы итте. Ачкач, бер генә кәнфитне булса да тешләп карамый түзмәде. Тәмен дә тоймый калды, ул авызда бик тиз эреп юк булды. Икенче көнне дә, өченче көнне дә берәр конфеттан авыз итте.

Күршесе кич утырырга кергәч, әбисе чәй янына шул конфет кабын куймасынмы!

-Бәрәкалла, әллә тычкан ияләшкән инде!-дип әбисе шактый кимегән кәнфитләргә карап кул чапты.

Ләйлә эндәшмәде, ясаган чәен дә эчмичә, уенчыклары янына барып утырды.

-Күп баллы ашасалар, тешләре коелып бетәр әле ул тычканнарның, -дип күрше әбисе күңеленә кот салып тора, җитмәсә.

Шулчак Ләйлә елап җибәрде:

-Мин күп ашамадым, көн дә берне генә ашадым!

Ике әби кызны ничек юатырга белми аптырап беттеләр.
 

Бүкәй

-Әкият сөйлә, әкият сөйлә!-дип теңкәсенә тигәч, әбисе бүрәнә шакып:

-Әнә, бүкәй килә!-дип Ләйләне куркытып йоклатмакчы булган иде.

-Кая, кая бүкәй, күрсәт!- дип кызчык йокламас өчен тагын да үҗәтләнебрәк карышты.

Тамам аптыраган әбисе:

-Мондый кире кыздан бүкәй дә, сиңа керәсе матур-матур төшләр дә тыңлаучан малай-кызларга качып китәр әле, -диде.

Ләйлә иреннәрен турсайтып булса да теләр-теләмәс кенә күзләрен йомды. Нинди икән ул бүкәй? Бәлки ул аның төшенә керер?

 

Балыклар ничек сөйләшә?

Күрше малае елгадан балыклар тоткан да күчтәнәч итеп, әбисенә керткән. Ә кесмиләрне уйнарга Ләйләгә бирде. Аларны кызчык үзенең бәләкәй чиләгенә су салып, йөзәргә җибәрде. Балыклар суга чумуга, авызларын зур-зур ачып, нәрсәдер сөйләшкән кебек иттеләр.

-Әбием, балыклар нәрсә диләр? Нигә аларның тавышлары чыкмый? –диде кыз аптырап.

-Балыклар сөйләшмиләр, аларның телләре юк, -дип аңлатты әбисе.

-Алар бер-берсен ничек аңлыйлар соң?

-Кешеләр дә бер-берсен сүзссез дә аңларга мөмкин.

-Алайса әйт, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм?

-Бу балыкларны әниләре янына елгага җибәрү турында.

Алай дип уйламаса да, әбисенең сүзләре ошады Ләйләгә. Ул үзе дә әнисен, әтисен бик-бик сагынган иде.

-Ә мине кайчан кайтып алалар? –диде.

-Бераз гына сабыр ит инде, бәбкәм. Яфраклар саргая башлагач та кайтып алырлар,-диде әбисе ялгыш сүз кузгатканга эчтән генә үзен-үзе битәрләп.

Оныгының күзләренә эленгән яшь тамчылары чишмә булып тәгәрәп акмасын өчен ул сүзне башкага борды:

–Әйдә, тәмле итеп кыстыбый пешердем , сыйлыйм әле үзеңне!

Яфраклар саргая

Көн дә агач яфракларын күзәтә Ләйлә. Беркөн җиргә өзелеп төшкән саргылт чаган яфрагын күтәреп, өйгә йөгереп керде:

-Әбием, кара-кара, яфраклар саргая башлаган! Әнием кайта, ур-ра!

-Тагын бер-ике атна гына сабыр ит инде, яме,-дип әбисе аның өметен кисте.

-Алар мине онытканнардыр инде. Я башка кыз алып кайтканнардыр әле! –Ләйләнең инде бер генә көн дә көтәр чамасы калмады, югыйсә.

-Сиңа иптәш кирәк түгелмени?-дип авырткан җиренә тоз салды әбисе.

-Кирәк!

-Шулай булгач, нигә ашыгасың, алар бит сиңа сеңлекәш алып кайтыр өчен акча җыялар.

Шулай дигәч, Ләйлә тынычланып калды. Бер иптәш кирәк инде аңа, бик кирәк! Менә хәзер дә кем белән уйнарга белми аптырап йөрмәс иде. Ярар, сеңлекәш хакына тагын түзәр, булмаса.

Өчәү күңеллерәк булыр

Әтисе белән әнисе ишектән керүгә, Ләйлә аларны кочып алды да, күзе белән нидер эзләп тапмагач, үпкәләп карават астына качты.

Ничек кенә ялынсалар, юмаласалар да чыкмады.

-Күрмисеңмени, кызым, сиңа нинди матур уенчыклар, тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып кайтканнар,-дип әбисе кызыктырганга да исе китмәде.

-Ә сеңлекәш кая?

-Аңа бит әле акча җитмәде, - дип акланмакчы булды әнисе.

Шунда Ләйлә карават астыннан чыкты да, үзенең кечкенә сумкасыннан күрше-тирә әбиләр хәергә биргән акчаларын алып, әнисенә сузды:

-Менә, кайту белән аласыз!

Санаулы вакыт тиз уза. Ишек алдындагы, өйдәге әйберләрне җыештырып, тәрәзәләргә такта кадаклап, якшәмбе төштән соң юлга җыена башладылар. Ләйләнең шатлыгы эченә сыймады. Әбисе генә боек, хәтта елап та алды.

-Син бит инде зур кыз!-дип юатты аны Ләйлә. –Елама, мин җәй буе түздем бит! Икенче елга тагын авылга кайтырбыз, сеңлемне дә алып кайтырбыз. Өчәү тагын да күңеллерәк булыр! Менә күрерсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч хикәя. Сәрвәр Хәнипова