Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җил - рәссам

***

Нәрсә соң ул җил дигәне?

Шымчымы яки рәссам?

Эссе көндә көч өстәүче

Җаныңа якын бер ямь?


Җил тегермәннәрен корып,

Ашлык тарттырып була.

Тегермәнгә җигелгәндәй,

Тартылып яшәп була.


Җил шулай була ала ул:

Акылсыз бер җилбәзәк.

Салкын көндә җил котырса,

Өши һәрбер күзәнәк.


Оча да ул, очырта да,

Җил гүя күрше-күлән.

Җилгә җиңел караш ташлап,

Кайгың үтмәсен беләм.


«Кайгыңны сөйлә җилгә», -дип,

Әйтмиләр юкка гына.

Күтәреп кайгы-шатлыгың

Читкә очырып тына.

 

Туган яктан искән җилләр

Сәламли кебек кочып.

Изге җилнең сызгыруы -

Күңелдә сайрар кошчык.


Җил көчле ул: диңгезнең дә

Астын-өскә айката.

Дәрья төпләрен актарып

Тына давыл кайчакта.

 

Дөньяны гизеп йөрүче

Җил ул гаять күп төрле.

Җил - гаҗәп сихри могҗиза,

Ачылмас дөнья сере.

 

Җил булганга, дөнья җырлы.

Җил - табигать тальяны.

Җырлый-җырлый себерә дә,

Җил чистарта дөньяны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Табигатьнең һәрбер күренешенә гашыйк мин! Дөньяны җил чистарткандай, туган телебез сафландыра җаннарыбызны, балаларыбыз, оныкларыбызны тәрбияли. Ә туган телебезнең сагында торучы чыганакларның берсе, ул - безнең-"Көмеш кыңгырау"газетабыз.