Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җиңел җавап

Вазыйх Фатыйхов шигыре.

Җиңел җавап

 

Үскәч кем буласың дип,

Сорап аптыраталар.

Җавабым да әзер үзе,

Вакытым гына бик тар.

 

- Токмач басам, пилмән ясыйм,

Гөлләргә су сибәмен.

Идән юам, тузан сөртәм,

Юган керләр эләмен.

 

Тавыкларга җим сибәмен,

Җиләк-җимеш җыямын.

Үсеп җиткәч, билгеле инде -

Әни булу хыялым.

Гөлләр, гөлләр... (РОБЕРТ СӘЛАХИЕВ)


Тукран бабай киңәше

 

Эшем каты, көне буе,

Тукылдатып утырам.

Агачлардан кортлар җыям,

Авызыма тутырам.

 

Әнә шулай урманнарны,

Дәвалыймын һәрвакыт.

Яшел доктор вазыйфасын,

Башкарамын яратып.

 

Сакларга кирәк урманны,

Ул кислород учагы.

Табигатьнең иң дә гүзәл,

Яшел оҗмах почмагы.

 

Сез дә бергәләп, балалар,

Урманнарны саклагыз!

Сезгә ихлас киңәш бирәм,

Мин - Тукран бабагыз.

Чебиләр (Мәхмүт Хөсәенов)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев