Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дөньяларда әле без булганда, язлар бездән китмәс

Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң, син язлардан сора. Мин ышандым быел: безнең гомер гел язлардан тора!

ТОРМЫШ

Чәчәкләрне сөеп, сыйпап үттем,

болыннарда ятып аунадым.

Гөлләр кочтым.

Җирне кат-кат үптем,

яшәү рәхәт икән —

аңладым.

Биштән бөтереп нинди бәхет иштем!

Кешенекен бер дә алмадым.

Кай арада кемнәр килеп кисте?! —

Бәхетсезлек икән —

аңладым.

Сагышлары килде,

борчулары...

Якты көнгә өмет калмады.

Кай арада кемнәр йолып алды?!

Мин бәхетле икән —

аңладым.

Монысы бәхет,

монысы кайгы икән

дип, үземне күпме алдадым!

Барысы да бергә,

барысы да җиткән,

барысы да кирәк —

аңладым.


 

ИРТӘН

Таңнар ата иртүк.

Таңнар ата...

Иртәнге җил йөри яр буйлап.

Бер кыз килә ярдан,

әллә болай,

әллә инде берәр уй уйлап.

Су читендә яткан ак ташларда

баскан саен эзе кала күк.

Бер офыкка,

бер дулкынга карый

Кояш тоткан сабый бала күк.

Нурлар суга төшә сынып-сынып,

балкып китә дулкын суларда.

Ташка бәрелеп, вак тамчылар оча,

кулын суза кызый шуларга...

Каян таныш?

Каян беләм аны?

Яңа әле миңа бу елга.

Яр буеннан яланаяк килеп,

атлады да керде уема.

Чишенер дә

хәзер суга чумар,

дулкыннарга дулкын кушылыр.

Каян таныш?

...Яланаяк кына

үтә торган яшьлек   шушыдыр.


БЫЕЛ ЯЗ...

Кайгыңны да бүген иртәгәнең

шатлыгына юра.

Бәхетеңне үзең шәйләмәсәң,

син язлардан сора.

Без бик комсыз булыр идек,

әгәр пошсак гомер азга.

Мәңгелектер әле, бер уйласаң,

яшәү шушы язда.

 

Язлар алар безгә карап тормый,

килә, китә

димә.

Дөньяларда без булганга гына

мондый язлар килә.

 

Бу мизгелләр, утлы караш сыман,

җанны айкап чыга.

Син бары тик җиңелмичә генә

сихеренә чыда.

Моңа кадәр булса югалтулар,

барысы да кайтыр.

Ышанмаска мөмкинме соң шуңа —

көннәр шундый матур!

Күреп алдык инде язлар ямен,

мондый көннәр бетмәс.

Дөньяларда әле без булганда,

язлар бездән китмәс.

Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң,

син язлардан сора.

Мин ышандым быел: безнең гомер

гел язлардан тора!

1983

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иң яраткан шагыйрем!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч,кочле суз белэн язучы шагыръ,бит бу!!!

      Теги: Шигырь Күңелемдә шигырь туды шигырьләр