Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чебиләр

Мәхмүт Хөсәенов шигыре.

Кем булыр икән? - Нәкыйп Каштанов хикәясе

Өй   алдында   чебиләр:

«Чип-чип-чип!»   дип   йөриләр.

Кечкенә   канатлары,

Муеннары   сап-сары.

Күпереп    тора    йоннары.

Ул — аларның   туннары.

Мин   җим   сипсәм   бииләр:

«Акыллы   бит   син,   Дилбәр.

Сип, сип, сип, сип күп!»— диләр.

Үзләре   гел   чүплиләр.

Каян   тары   җиткерим?

Әни   артык   бирми,   дим.

Шуны   да   бит   белмиләр

Минем   нәни   чебиләр.

Алар   курка   этләрдән,

Тилгән   кош   кебекләрдән.

Усал   этләр   өрәләр,

Бакчабызга   керәләр.

Кусам   да   керәләр,

Кумасам   да   керәләр,

Керәләр   дә   керәләр.

Тилгән   явыз   тик   тормый,

Чебиләрне   гел   урлый.

Әйе   шул,   гел   урлый.

Әни   шуңа:   «Дилбәрем,

Сакла,   ди,   чебиләрең!»

Чеби-чеби-чебиләр:

«Чип-чип-чип!» дип йөриләр.

Тары   бирмәсәң,   диләр,

Чирәм   йолкабыз,   диләр.

Черки   тотабыз,   диләр.

Чебен   йотабыз,   диләр.

Җәйләр    менә   үтәрләр.

Чебиләр   дәү   үсәрләр.

Шатланырлар,   биерләр:

«Без — тавык!»— дип йөрерләр.

Шул   вакыт   инде   минем

Әни   биргән   кәрзинем

Йомырка   белән   тулыр...

Тулырмы?   Тулы-ы-ыр!

Яшь   әтәчем   дә   булыр...  

 - Булырмы?    Булы-ы-ыр!

Кикрикүк,   дип,   кикрикүк,

Мине   уятыр    иртүк.

Кикрикүк!..

Мин   утырам   чирәмдә.

Чебиләрем   тирәмдә:

«Чип-чип-чип!»— дип  йөриләр.

Талпынышып   бииләр.

Вәт!..

1949

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев