Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бу Яңа ел - иң яңа ел, барсыннан да яңарак!

Роберт Миңнуллин шигыре.

Яңа ел

Карлар ябалак-ябалак,
Көннәр-төннәр яңа, ак!
Бу Яңа ел — иң яңа ел,
Барсыннан да яңарак!


Тылсымлы икән Яңа ел -
Капкасыннан кергәч тә,
Кинәт кенә үсеп җиттек,
Үсеп киттек бер яшькә!


Тик Яңа ел бер үк елда
Булсын иде берничә.
Яңа елның берсенә дә
Калмас идек кермичә!


Яңа ел еш булса, күптән
Дәү кеше булыр идек,
Күбрәк «бишле» алыр идек,
Бик көчле булыр идек!


Хәер, җәй көне диңгезгә
Ялга киткән арада,
Әбиләргә, бабайларга
Ярдәм иткән арада,
Җәйләр үткән арада,
Кышлар көткән арада,
Сизми дә калырбыз әле -
Яңа елга җитәрбез,
Тагын бер яшькә үсәрбез,
Тагын бәйрәм итәрбез!


Алдагы ел белән тагын
Якыная арабыз.
Тиз килсен дип,
Яңа елга
Без үзебез барабыз!
Теләсәгез, әйдәгез,
Без сезне дә алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев