Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Битлек белән туганнарны бәхетле була диләр...

***

– Син битлек белән тудың бит, кызым. Авыл раддумында. Акушер Рәүфә апаң «Үләр бу бала, яши алмас» дигән иде. Бик тиз рәтләндең үзең тагы.

Әнинең кайчандыр зур, әмма еллар тозагына бикләнеп, кечерәеп калган яшькелт күзләре офыкка төбәлгән. Йөзендә шәфәкъ ялкыны уйный. Без – тау өстендәге басуда, машинадан төшеп, авыл ягына карап торабыз. Аста туган авылым җәйрәп ята. Җәйге челләнең басылган, күзгә күренмәс томан булып, авыл өстенә җәелгән мәле.

– Битлек белән туганнарны бәхетле була диләр, әйеме, әни?
Әни үз уйларына чумган. Әллә яшьлегенә кайтып киткән шунда, әллә нидер күзәтә... Дәшми. Мин дә тынып калам. Әкрен генә, күзгә күренеп кичке эңгер-меңгер төшә. Күз бәйләнә. Чикерткәләр оркестры үзенең көндәлек концертын башлап җибәрә.

– Кеше гомере бигрәк тиз үтә икән, кызым. Күз йомганчы үтә икән.

Әнинең тавышында – сагыш, үзәк өзгеч моң. Юып кына төшерәсе иде шул сагышны! Сөртеп аласы иде! Нәрсә диим, каян табыйм кирәкле сүзләрне?!

– Үтә инде, әни. Нишлисең.
Авыр сулыйм.
– Әнә шул кояш кебек, бер аска таба тәгәри башласа, туктатып булмый икән.
Йөрәк, өзгәләнүдән нишләргә белми, дөп-дөп тибә башлый. Чигәләргә кан йөгерә. Беләм шул, кояшның баеп, офык артына төшеп югаласын бик яхшы беләм!

– Иртәгә яңадан чыга ул, әни. Әле бик күп тапкырлар чыга, миллион тапкыр чыга.
Әни көтмәгәндә рәхәтләнеп, нәкъ үзенчә, аңа гына килешле итеп, көлеп җибәрә, миңа борыла.
– Юк, үләргә җыенмыйм әле мин! Синең теге бырачың әле утыз ел яши дип әйтте дисең бит...

Әй, яратам да инде әнинең шундый булуын! Никадәр рухи көч, никадәр түземлек, никадәр көрәш аңарда! Юкка гына сугыш чоры балалары түгел шул алар!

Җиңеләеп, әнине култыклап алам.
– Караңгы төшә, әни, киттек. Я Бүре кулы бүреләре каршыга чыгар...
– Бүреләр юк анда. Кабан дуңгызлары бар. Еланлы кулда Аждаһа бар.
– Шул Аждаһа турында сөйлә әле, әни?!
– Соң, син аны үзең дә беләсең! Битлек белән туган бала урман ияләрен күрә ул...

Күрәм шул, әни.
Әмма шушы зәңгәр кичтә икәүләп кендек каным тамган авыл өстендә синең белән янәшә басып торудан, синең тавышыңны ишетеп, синең яшьлегең томанына өртелгән тарихны тыңлаудан да ләззәтлерәк мизгелләрнең кабатланмавын да аңлыйм...

Баеп барган кояшка кул болгап, кайтыр якка кузгалабыз.

Хуш, Кояш! Иртәгә очрашканчыга кадәр сау бул!..

Халисә Ширмән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев