Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

безнең вакыт әле яшәлмәгән...

Сәрбиназ Шәйхулова шигыре.

безнең вакыт әле
яшәлмәгән,
яшәрбез күк
тагын бер гасыр.
йѳрәктәге ялкын,
күз очкынын
йѳз яшәгән
кешеләр басар.

безләр - минут,
алар еллар саный;
безгә - чиксез,
аларга - мизгел.
кемдер - имән
бу урманда,
ә кемнәрдер -
умырзая гѳл.

ата-ана утын
ярган чакта,
нарасыйлар
такыя үрер;
кемдер зарыгып,
кемдер кѳтмәгәндә
газраилнең
шәүләсен күрер -
такыяны
кемнәр соң үрер?
маңгайлардан
кемнәр соң
үбәр?

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев